Логотип «Мәйдан» журналы

«Казан» милли-мәдәни үзәген төзекләндерүдә Хельсинки тәҗрибәсе кулланылачак

«Казан» милли-мәдәни үзәге бинасына реконструкция ясаган вакытта анда Татарстан Милли китапханәсен урнаштыру өчен Хельсинки үзәк китапханәсен планлаштыру өлкәсендәге тәҗрибә кулланылачак. Фото: архив...

«Казан» милли-мәдәни үзәге бинасына реконструкция ясаган вакытта анда Татарстан Милли китапханәсен урнаштыру өчен Хельсинки үзәк китапханәсен планлаштыру өлкәсендәге тәҗрибә кулланылачак.



063 Фото: архив ТИ


ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Хельсинкига сәфәре барышында стандарт булмаган проектларны өйрәнәчәк. Бу хакта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

ТР Президенты эш сәфәре вакытында Хельсинкиның шушы көннәрдә ачылырга тиешле яңа үзәк китапханәсе белән дә танышырга ниятли.
«Ул Финляндиянең иң зур төзелеш проектларыннан берсе – өч катлы бина универсаль киңлекне хәтерләтә. Анда уку заллары гына түгел, аудиторияләр, конференцияләр залы, лобби, кафе, ял итү урыннары да бар. Әлеге проект «Казан» милли-мәдәни үзәген Татарстанның Милли китапханәсе ихтыяҗлары өчен үзгәртеп коруга бәйле рәвештә дә кызыксыну уята», - диде ул.
«Хельсинки китапханәсе тәҗрибәсе соңыннан аны безнең китапханәне проектлаганда куллану максатыннан чыгып өйрәнеләчәк», - дип искәртте Галимова.
 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/29/176115/

Комментарийлар