Логотип «Мәйдан» журналы

Казан метросында банк картасы белән түләү мөмкин булачак

Казан метросы пассажирлары 20 майдан башлап, юлга банк картасы белән түли алачак.Бүген 14.00 сәгатьтә җир асты транспорты өчен яңа түләү технологиясен тәкъдим итәргә җыеналар. "Казан метро хезмәтеннән...


Казан метросы пассажирлары 20 майдан башлап, юлга банк картасы белән түли алачак.



1328589581_25
Бүген 14.00 сәгатьтә җир асты транспорты өчен яңа түләү технологиясен тәкъдим итәргә җыеналар. "Казан метро хезмәтеннән көн саен 100 меңләп кеше файдалана. Яңа технологиянең кертелүе – сыйфатлы сервисның чираттагы баскычы", – ди "Метроэлектротранс" берләшмәсе генераль директоры Әсфән Галәвов.

Комментарийлар