Логотип «Мәйдан» журналы

Казан марафоны кысаларында 380 кеше ВИЧка экспресс-тест узды

13 майдан Казан марафоны кысаларында 380 кеше ВИЧ ка экспресс-тест узды. “Казан марафоны”на һәм “Үзеңне тикшер” инициативасына беренчеләрдән  теләктәшлек итүчеләр арасында танылган рэпер Баста да бар....

13 майдан Казан марафоны кысаларында 380 кеше ВИЧ ка экспресс-тест узды.
uNDrzhmwK00
“Казан марафоны”на һәм “Үзеңне тикшер” инициативасына беренчеләрдән  теләктәшлек итүчеләр арасында танылган рэпер Баста да бар. Ул беренчеләрдән булып ВИЧка тест ясады.
– Минем өчен ВИЧ-инфекция инде күптән ниндидер курку хисе уята торган чир түгел. Әмма җәмгыятьтә бу авыруга шактый киеренке мөнәсәбәт яшәп килә. Мин бу акциядә катнашуым белән ябык, борчу уяткан темаларга сөйләшергә кирәклеген җиткерергә телим. Мин үзем елына бер тапкыр ВИЧка тест ясыйм, моны мәҗбүри әйбер дип саныйм, – дип сөйләде Баста.
Аның сүзләренчә, дуслары арасында да ВИЧ статусы уңай булган кешеләр бар. Әмма бу аралашуга ниндидер киртәләр тудырмый. Авыручы кешеләрдән куркучылар, аларга шикләнеп караучылар мондый уйларыннан арынып, бу проблемага тыныч карасын иде, дип теләде ул.
Россиядә 1 миллионнан артык ВИЧ-инфекция очрагы теркәлгән.
2015 елда илебездә ВИЧның 93 мең яңа очрагы теркәлгән, шуларның яртысы гына наркотик куллану белән бәйле, калганнары җенси юл белән күчкән.
ВИЧ-инфекциялеләрнең 40 проценты 20-40 яшьләрдәге социаль-актив һәм имин категориядәге кешеләр.
ВИЧ-уңай кешеләрнең 30 проценты үз статусы турында белми һәм вирус таратучы булып тора.
Бүген СПИДтан вафат булганнарны искә алалар. Kazan-Arena стадионы территориясендә махсус чатырда Казан марафонында катнашучылар һәм тамашачылар ВИЧ ка экспресс-тест уза ала.

Комментарийлар