Логотип «Мәйдан» журналы

Казан лицеенда Россиядә беренче робот-укытучы белем бирә

КФУның IT-лицее директоры Тимербулат Самерханов әйтүенчә. әлеге уку йортында Россиядә беренче тапкыр робот-укытучы белән дәрес үткән.Ева исемле робот кеше-укытучы белән берлектә информатика дәресе алы...

КФУның IT-лицее директоры Тимербулат Самерханов әйтүенчә. әлеге уку йортында Россиядә беренче тапкыр робот-укытучы белән дәрес үткән.
012b9ad25aaae2ab56387df906bf3fa3_L
Ева исемле робот кеше-укытучы белән берлектә информатика дәресе алып барган. Бу робот "Валли" мультфильмы персонажы образына охшатып ясалган. Директор роботлар чын укытучыларны алыштыра алмый, шулай да ассистентлар буларак кулланырга мөмкин булуын ассызыклады. Аны кулланып, физика, информатика һәм химия дәресләрен тагын да кызыклырак итәргә була.
Ева рус телендә сөйләшә, видеокамералар ярдәмендә әйләнә-тирәне күзәтеп тора ала. Робот тәгәрмәчләрдә йөри, ә инде аның белән идарә итү Wi-Fi челтәре аша башкарыла.
 
Чыганак: http://sntat.ru

Комментарийлар