Логотип «Мәйдан» журналы

Казан Кремле мәйданында активистлар “Победа” сүзен тезәчәкләр

7 май көнне Казан Кремле территориясендә “Җиңү волонтерлары” Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге командасы Бөек Җиңүнең 73 еллыгын бәйрәм итүгә старт бирәчәк.  Хәрәкәт, студе...

7 май көнне Казан Кремле территориясендә “Җиңү волонтерлары” Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге командасы Бөек Җиңүнең 73 еллыгын бәйрәм итүгә старт бирәчәк.
 
Хәрәкәт, студент яшьләргә гражданлык-патриотик тәрбия бирү иҗтимагый үзәкләр һәм мәктәп отрядлары активистлары Кремль мәйданында иң зур “тере” “Победа” сүзен тезәчәкләр.
Флешмоб Кол Шәриф каршындагы мәйданда үтә. Акция “2016-2020 елларда Россия Федерациясе гражданнарын патриотик тәрбияләү” дәүләт программасының төп чаралары исемлегнә керә, дип хәбәр итә “Җиңү волонтерлары” Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге матбугат хезмәте.
Акция 13.00 сәгатькә планлаштырылган.
 

Комментарийлар