Логотип «Мәйдан» журналы

Казан кинорежиссеры Сергей Литовец Мәскәүдә коронавирустан вафат булган

Кинорежиссер һәм оператор Сергей Литовец вафат. Дуслары социаль челтәрләрдә аның короновирустан үлүе турында язалар.Сергей Литовецка 59 яшь иде. Казанда туган. Мәскәүдә яшәгән һәм эшләгән.«Сергей юк и...



Кинорежиссер һәм оператор Сергей Литовец вафат. Дуслары социаль челтәрләрдә аның короновирустан үлүе турында язалар.



litovec


Сергей Литовецка 59 яшь иде. Казанда туган. Мәскәүдә яшәгән һәм эшләгән.




«Сергей юк инде. Авыруын белә идек. Хәлен белешеп тордык. Бүген үлгән дип әйттеләр. Хатыны белән улы да больницада ята. Улына 25 яшь. 15 яшьлек кызлары бар. Ул хәзер туганнарында», — диде ТР Кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Ягъфәров «Татар-информ» хәбәрчесенә.




«Сергейның үлемен ишеткәч, дертләп куйдык. Короновирус безнең яныбызга да килеп җитте. Ә бит Сергей белән уртак планнарыбыз да бар иде. Аралашып, сөйләшеп тора идек», — диде ул.




Сергей Литовец — РФ Кинематографистлар берлеге әгъзасы, Россия кинооператорлар гильдиясе әгъзасы. ВГИК тәмамлаган. Кино һәм телевидениедә 200ләп эш авторы.


 
Фото: tnv.ru

Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар