Логотип «Мәйдан» журналы

Казан базарларында Чувашиядән килгән бәрәӊгене Балтачныкы дип саталар

Быел Балтачта район буенча 299 гектар җиргә бәрәңге утыртылган, аны казып алырга яңгырлар комачаулый, дип яза “Хезмәт” газетасы сайты.Бүген Казан шәһәре базарларында әллә кайдан, Чувашиядән килгән бәр...

Быел Балтачта район буенча 299 гектар җиргә бәрәңге утыртылган, аны казып алырга яңгырлар комачаулый, дип яза “Хезмәт” газетасы сайты.

img-20140403113803-356
Бүген Казан шәһәре базарларында әллә кайдан, Чувашиядән килгән бәрәӊгене «Балтач бәрәӊгесе» дип сатып яталар, диелә язмада.
"Балтачыбыз гомер-гомергә бәрәӊгесе белән данланды, утыртылган бәрәӊге гомуми мәйданы 2800-2900 гектарга җиткән еллар күп булды һәм аныӊ кереме сизелерлек иде», - ди күп еллар районныӊ авыл хуҗалыгы игенчелек тармагына җитәкчелек иткән, авыл хужалыгы идарәсе башлыгы булып эшләгән, хәзерге вакытта лаеклы ялда булган Нургаян Садыйков. Ә 2016 елда район буенча 299 гектар җирдә бәрәңге утыртылды, бүген шуныӊ бары 70 гектары гына алынган. «Сорнай», «Сосна» хужалыклары әлегә бу эшкә керешмәгәннәр. Казып алынган бәрәӊгенеӊ дә уӊышы төрлечә, «Татарстан» хуҗалыгында, җәй буе сугару нәтиҗәсендә, һәр гектардан уртача уӊыш 222 центнер, ә «Игенче»дә ул һәр гектардан бары 57 центнер гына тәшкил итә.

 
 
 
Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар