Логотип «Мәйдан» журналы

Казан аэропортында - махсус меню

"Казан" халыкара аэропортының кафе һәм рестораннарында пассажирларга итсез ризык тәкъдим ителә. Аның нигезендә үсемлектән әзерләнгән ризыклар гына урын алган.Христиан дине вәкилләренең Бөек пост көннә...


"Казан" халыкара аэропортының кафе һәм рестораннарында пассажирларга итсез ризык тәкъдим ителә. Аның нигезендә үсемлектән әзерләнгән ризыклар гына урын алган.



i (18)
Христиан дине вәкилләренең Бөек пост көннәрендә ит, сөт, балык ризыклары, йомырка ашаудан тыелып торучы пассажирларга азыкның киң ассортименты әзерләнгән. Тамак ялгап алырга теләүчеләргә, әйтик, гөмбәле токмачлы аш, итсез кәбестә ашы, борщ, карабодай, дөге, борчак боткасы һәм рөхсәт ителгән башка күп төрле ризыклар сайларга була.
Монна тыш авиакомпанияләр соравы буенча, пассажирлар өчен итсез ризыклар самолетта туклану менюсына да кертелергә мөмкин.
Шунысын да искәртәбез, Бөек пост вакытында итсез ризыклардан торган меню Россия тимер юллары вагон-рестораннарда да кертелгән.

 
http://intertat.ru/tt

Комментарийлар