Логотип «Мәйдан» журналы

Казан 2019 елда сәяхәт итү өчен Россиянең иң популяр өч шәһәре арасына кергән

Туристлар Казанга уртача алганда өч көнгә килә һәм торак арендалау өчен көненә 2,3 мең сум акча сарыф итә.Казан 2019 елда сәяхәт итү өчен Россиянең иң популяр өч шәһәре арасына кергән. Tvil.ru торак б...

Туристлар Казанга уртача алганда өч көнгә килә һәм торак арендалау өчен көненә 2,3 мең сум акча сарыф итә.

Казан 2019 елда сәяхәт итү өчен Россиянең иң популяр өч шәһәре арасына кергән. Tvil.ru торак броньлау сервисы тарафыннан үткәрелгән тикшеренүдә шул хакта сүз бара. Ул туристларның кунакханә һәм апартаментларны алдан (2019 елның 1 февраленнән 31 декабрьгә кадәр) белешеп куюына нигезләнеп әзерләнгән.
Тикшеренүдә билгеләп үтелгәнчә, «туристлар Казанга уртача алганда өч көнгә килә һәм торак арендалау өчен көненә 2,3 мең сум акча сарыф итә».
Популярлык буенча Санкт-Петербург һәм Мәскәү беренче һәм икенче урыннарны били. Түбән Новгород һәм Калининград шәһәрләре дүртенче һәм бишенче баскычта урнашкан.
 https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/24/179435/

Комментарийлар