Логотип «Мәйдан» журналы

Каюм Насыйриның үзе "иҗтиһадының иң югары ноктасы" санаган уникаль кулъязмасы тәкъдим ителде

ТФАның Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында Каюм Насыйри (1825-1902) төзегән Изге Коръәннең мөселман дөньясындагы беренче белешмә-конкордансы – Мифтах әл-Коръән”/“Мифтах аль-Кур’ан” дип аталган уни...

ТФАның Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында Каюм Насыйри (1825-1902) төзегән Изге Коръәннең мөселман дөньясындагы беренче белешмә-конкордансы – Мифтах әл-Коръән”/“Мифтах аль-Кур’ан” дип аталган уникаль китап тәкъдим ителде.
nasiri
Мәшһүр галим, татар мәгърифәтчесенең бу кулъязмасы заманыбызның чын фәнни ачышы санала. Аерым алганда, китап галимнең 4 еллык киеренке хезмәте нәтиҗәсе булып, ул 1886 елда тәмамлана. Каюм Насыйри үзе аны "иҗтиһадының иң югары ноктасы", фәнни эшчәнлегенең иң зур тырышлыгы җимеше санаган.
Басма 2 томда: беренчесе – “Каләм Шәриф” – Каюм Насыйри тарафыннан нигез буларак алынган Коръәннең 1861 елгы Казан басмасы факсимилесы, икенчесе “Мифтах әл-Коръән” кулъязмасы факсимелесыннан гыйбарәт.

Комментарийлар