Логотип «Мәйдан» журналы

Карлыган крыжовникны яратмый!

Җимеш агачларын утыртуның тәртибе бар.— Үсентеләрне сайлап алгач, утыртасы җирнең сыйфатына игътибар итәргә кирәк. Җирнең сыйфаты аларга зур йогынты ясый. Ачы туфракка известь кертмичә, җиләкле культу...


Җимеш агачларын утыртуның тәртибе бар.
— Үсентеләрне сайлап алгач, утыртасы җирнең сыйфатына игътибар итәргә кирәк. Җирнең сыйфаты аларга зур йогынты ясый. Ачы туфракка известь кертмичә, җиләкле культураларны утырту нәтиҗәсез булачак. Бакчагызда җир уңдырышсыз, авыр икән, үсентеләр утыртыр алдыннан бер ай чамасы алдан минераль һәм органик ашламалар кертергә һәм ком кушарга кирәк, — дип киңәш бирә Русия Авыл хуҗалыгы үзәгенең Башкортстан филиалы белгечләре.



Бакча схемасын алдан уйлап утырту яхшы, әлбәттә. Бер-берсенә якын туган булган үсентеләрне янәшә утыртырга киңәш ителми, мәсәлән, карлыган белән крыжовник, кура җиләге белән бакча җиләге күрше булмаска тиеш. Ә менә алмагач белән кура җиләге бер-берсенә киресенчә ярдәм итә. Аларны янәшә утырткан очракта, мул уңышка өмет итергә була.


Үсентеләрне бер-берсенә якын утырту авыруларның күбәюенә китерәчәк, уңышны күпкә киметәчәк. Алар арасында һава әйбәт йөрергә, кояш нурлары иркен үтеп керергә тиеш.




Автор: Зөлфия Фәтхетдинова


Фото: https://pixabay.com/


Чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/Karligan-krigovnikni-yaratmiy-778077/

Комментарийлар