Логотип «Мәйдан» журналы

Кариев театры премьералар парады вәгъдә итә

Кариев театры быел тамашачысына премьералар парады вәгъдә итә. Яңа театр сезоны ачылыр алдыннан Кариев театры матбугат конференциясе үткәреп, үзенең алдагы планнары белән таныштырды.Матбугат конференц...

Кариев театры быел тамашачысына премьералар парады вәгъдә итә. Яңа театр сезоны ачылыр алдыннан Кариев театры матбугат конференциясе үткәреп, үзенең алдагы планнары белән таныштырды.
ksf_7988
Матбугат конференциясен театрның яңа директоры, шактый еллар еллар журналист булып эшләгән һәм “Калеб” иҗат берләшмәсен оештырган Гүзәл Сәгыйтова үзе алып барды. Журналистлар белән театрның баш режиссеры Ренат Әюпов, иң олпат актеры Нуриәхмәт Сафин һәм театрның балетмейстеры, “Алтын битлек” милли театр премиясе лауреаты Нурбәк Батулла очрашты.
Ренат Әюпов быелгы сезонның утызынчы юбилей сезоны булуын искәртеп, премьералар парады вәгъдә итә. Баш режиссер өч спектакльнең “Бердәм Россия”нең “Театр – балаларга” программасы аша финанслануын әйтте. Боларның берсе - Гаяз Исхакыйның “Кәҗүл читек” хикәясе, икенчесе – Низами, Фирдәүсинең “Ләйлә белән Мәҗнүн” дастаны, өченчесе – Тукай премиясенең яңа лауреаты Камил Кәримовның әлеге театр өчен махсус язылган “Егет сүзе чын алка” сатирик комедиясе. Әлеге өч әсәр дә бу яртыеллыкта сәхнәләштереләчәк.
“Киләсе елга да өч спектакльгә гариза бирдек һәм алар расландылар. Алар арасында Муса Җәлилнең “Джим” поэмасы, Чарльз Диккенсның “Оливер” мюзиклы бар. Бу спектакльләр чакырылган режиссерлар белән куелачак. Сөйләшүләр бара”, - дип алдагы планнар белән таныштырып үтте Ренат Әюпов.
Театрның беренче премьерасы 26 октябрьдә чыгарыла. Ул Зиннур Хөсниярнең “Ут чәчәге” пьесасы буенча үсмерләргә адресланган спектакль. Спектакльне Илфат Камалиев куя.
Кариев театрына моннан ике атна элек кенә директор итеп билгеләнгән Гүзәл Сәгыйтова әлегә театрның репертуары мәсьәләсенә сак каравын, иҗат эшенә кысылырга тырышмавын әйтте. Шулай да ул “Калеб” иҗат берләшмәсендәге яшь композиторларны театрга тартырга теләвен әйтте.
Кариев театры яңа сезонын 4 октябрьдә “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” спектакле белән ача.
 

Фото: Салават Камалетдинов



Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/21/171963/

Комментарийлар