Логотип «Мәйдан» журналы

«Каравон-2016» рус фольклор фестивале узды

29 майда Татарстанда «Каравон» рус фольклор фестивале узды. Республика күләмендә бу бәйрәм Лаеш районының Никольское авылында 24нче тапкыр оештырыла.Бәйрәмнең ачылыш тантанасында республиканың мә...


29 майда Татарстанда «Каравон» рус фольклор фестивале узды.


73-01

 
Республика күләмендә бу бәйрәм Лаеш районының Никольское авылында 24нче тапкыр оештырыла.
Бәйрәмнең ачылыш тантанасында республиканың мәдәни үсешенә өлеш керткән затларны хөрмәтләделәр. Республиканың традицион мәдәниятләрне үстерү үзәге баш белгече Татьяна Чекмарева, Лаеш район Мәдәният сараеның агитация-мәдәният бригадасы сәнгать җитәкчесе Зөһрә Лезина «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» мактаулы исемнәренә лаек булды. Никольское авылындагы танылган «Каравон» ансамбленең 89 яшьлек балалайкачысы Елизавета Гаранинага Татарстан Президентының Рәхмәт хаты тапшырылды. Быел 30 ел тулган Никольское авылы Мәдәният йорты Татарстан Президентыннан 3 миллион сумга сертификат белән бүләкләнде. Аны «Каравон» ансамбле җитәкчесе, Мәдәният йорты директоры Светлана Трусова кабул итеп алды. Шулай ук Чистай, Мөслим районнарында, Казанда дан казанган рус фольклор ансамбльләренә Татарстан Президенты исеменнән һәрберсенә 300 мең сум күләмендә премия бирелде. Татарстан халыклары Ассамблеясе 20 мең сум премия белән Лаеш районының «Русские напевы» вокаль ансамблен бүләкләде.

Фестивальгә быел рус халык җырларын, биюләрен башкарырга Татарстанның егермеләп шәһәр һәм районыннан, Мәскәү, Ижау, Екатеринбург, Пермь, Омск якларыннан 150гә якын коллектив җыелды.
«Каравон»да халык һөнәрчелеге ярминкәләре гөрләде. Лаеш районының «Русская душа» ансамбле такмаклары, Алабуганың «Забавушка», Казанның «Волжские зори» һәм башка ансамбльләр башкаруында халык җырлары яңгырады. Балалар милли уеннарда ярышты, һөнәрчеләрнең осталык дәресләрен карады.

Быелгы «Каравон» программасы рус халкында кәләш озату йоласына багышланган иде. Һәр ансамбль үз төбәгендә кәләш озату йоласы үзенчәлекләрен күрсәтте. Пермь краеның Ольга Пичкалева сәнгать җитәкчелегендәге «Иволга» ансамбле кебек бөтен иҗат коллективы да кунакларны русларда яшь егет белән кызны ярәштерү, кызны яучылау, кәләшне туйга киендерү йолалары белән таныштырды.
47-01
Бәйрәм сәхнәсеннән «Каравон» кунакларын Татарстан Дәүләт Советы рәисе, республика халыклары Ассамблеясе җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау мөрәҗәгатен ирештерде. «Бу көннәрдә Татарстанда милли бәйрәмнәр шаулап уза: кичә-бүген татар милли бәйрәме Сабан туйлары үтә, ә Никольскоеда рус фольклор бәйрәме «Каравон» гөрли. Киләчәк көнгә ышаныч бирүче моннан да зуррак бәхет бар микән? «Каравон»га кешеләр җан кушуы буенча ашкына, монда беркемне дә мәҗбүриләп китермиләр. Бәйрәм елдан-ел киңрәк колач җәя, ул бүген илкүләмендә билгеле мәдәни фестиваль. «Каравон»да катнашкан һәркем Лаеш җиреннән киләсе елга кадәр җитәрлек рухи көч җыеп китсен», - дип теләде Фәрит Мөхәммәтшин.
Шулай ук бу бәйрәмне Кырым парламенты делегациясе дә беренче тапкыр тамаша кылды. Иң элек бәйрәм белән котлап, Лаеш районы хакимияте башлыгы Михаил Афанасьев сүз алды. Ул борынгы мәдәни традицияләрне саклаганнары өчен Никольскоеның өлкән буынына һәм милли хәзинәләрнең югалуына юл куймыйча, аларны баеткан яшь буын вәкилләренә рәхмәтен белдерде.
«Каравон»да катнашучылар Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофаннан киләчәктә дә бердәм-тату булып, милләтләрне, диннәрне, традицияләрне хөрмәт итеп яшәргә өндәүләр ишетте.
Быел «Каравон»ның махсус кунагы буларак музыкаль чыгыш ясарга Мәскәүдән «Играй, гармонь!» телепроекты, «Частушки» ансамбле сәнгать җитәкчесе, Россиянең атказанган артисты Анастасия Заволокина чакырылган иде.
 

 Чыганак: http://intertat.ru/tt

Комментарийлар