Логотип «Мәйдан» журналы

Камил хәзрәт Сәмигуллин: Коръәнне кулдан язарга җыенабыз

Камил хәзрәт Сәмигуллин Коръәнне матур итеп кулдан язарга җыенуларын белдерде. Бу хакта ул Болгарда үтә торган Бөтенроссия мөселман форумында әйтте.«Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы кысаларында т...

Камил хәзрәт Сәмигуллин Коръәнне матур итеп кулдан язарга җыенуларын белдерде. Бу хакта ул Болгарда үтә торган Бөтенроссия мөселман форумында әйтте.
«Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы кысаларында тагын бер зур проект башлаячакбыз. Коръәнне каллиграфларны җәлеп итеп, матур итеп кулдан язарга җыенабыз», — диде мөфти.
Бөтенроссия мөселман форумында Татарстан, Мәскәү, Ленинград өлкәсе, Кузбасс, Башкортостан, Марий Эл Республикаларыннан килгән дин кардәшләр катнаша.
Форум үзенчәлекле премьера мәйданчыгы да. Биредә беренче тапкыр «Ибн Фадлан» документаль-нәфис фильмының киңәйтелгән трейлеры һәм «Хозур ТВ» телеканалы студиясендә татар теленә тәрҗемә ителгән «Билал» тарихи-маҗаралы тулы метражлы анимация фильмы күрсәтелә.
 

Автор: Ләйсән Рәхмәтуллина


Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/religion/05-01-2022/kamil-h-zr-t-s-migullin-kor-nne-kuldan-yazarga-yenabyz-5846598

Комментарийлар