Логотип «Мәйдан» журналы

"КАМАЗ" үзенең беренче театраль фестивален уздырды

Чаллы татар драма театры сәхнәсендә "КАМАЗ" тимерчелек һәм металл кою заводларының үзешчән артистлары чыгыш ясады. Фото: https://vestikamaza.ruАвтогигантның "Канатлы Аргамак" исемле театраль фестивале...

Чаллы татар драма театры сәхнәсендә "КАМАЗ" тимерчелек һәм металл кою заводларының үзешчән артистлары чыгыш ясады.
6baa537af5bde5395537338d2b2dde37 Фото: https://vestikamaza.ru
Автогигантның "Канатлы Аргамак" исемле театраль фестивалендә алар үзләрен сәхнәдә сынады. Яңа иҗади проект профком ярдәме белән оештырылды.
"КАМАЗ"да һәрвакытта да театр сәнгатен сөючеләр күп булды, һәр заводта үзешчән труппалар эшләп килде. 90 нчы елларда бу хәрәкәт сүлпәнләнде. Без профкомга фестивальне яңарту турында тәкъдим белән кердек һәм алар безнең бу идеяне хуплады", - ди бәйрәмне алып баручы, металл кою заводы директоры Әминә Гыйльмиярова.
Тимерчеләр гаиләдәге мәхәббәт һәм ликер-аракы заводында хезмәт куючылар турындагы миниатюралары белән тамашачыны көлдерде, күңелен ачты. Металл коючылар исә Владимир Соллогубның "Беда от нежного сердца" музыкаль водевиле белән шаккатырды. Завод эшчеләре пьесаны куеп кына калмады, реквизитны да үзләре әзерләде, костюмнарны да тектеләр. Бу эш җиңел генә булмады, чөнки әсәрдәге вакыйгалар XIX гасырда бара.
Тамашачылар иҗади коллективларны басып алкышлады. "КАМАЗ" профкомы рәисе урынбасары Рафис Харисов артистларга дипломнар тапшырды һәм мондый иҗади очрашуларны киңәйтергә тәкъдим итте - сәхнәдә үзешчән театр коллективлары артистлары һәм "КАМАЗ" бүлекчәләре, шулай ук шәһәрнең башка оешмаларыннан да килеп чыгыш ясарга мөмкин дип белдерде.
 

Комментарийлар