Логотип «Мәйдан» журналы

"КАМАЗ" «Россия сыйфаты» программасы дипломанты булды

КАМАЗ “Россия сыйфаты” программасы дипломанты булды һәм үз продукциясе өчен гомумфедераль билге куллануга хокук алды, дип хәбәр итә Чаллы мэриясе матбугат хезмәте.Әлеге программа продукциянең көндәшле...

КАМАЗ “Россия сыйфаты” программасы дипломанты булды һәм үз продукциясе өчен гомумфедераль билге куллануга хокук алды, дип хәбәр итә Чаллы мэриясе матбугат хезмәте.
12cb095d7888e866e8795ff916bbaa2a
Әлеге программа продукциянең көндәшлеккә сәләтен арттыру, шулай ук Россия кулланучылар базарын югары сыйфатлы продукция белән тәэмин итү максатларын күздә тота.
“КАМАЗ” акционерлык җәмгыяте продукциясе программа кысаларында төрле яктан эксперт тикшерүе узды һәм ил эчендә дә, чит ил автомобильләр базарында да көндәшлеккә сәләтле дип табылды.
“Россия сыйфаты” билгесен турыдан-туры продукциянең үзенә дә, кулланучы күрә алырлык җирләргә дә куярга мөмкин. Билге техник паспортларда, күрсәтмәләрдә, реклама буклетлар, роликлар, матбугат чараларында, күргәзмә вакытында экспонатларны тәкъдим иткәндә кулланылачак.
“Россия сыйфаты” логотибын куллану хокукы кулланучы ышанычын яулауда иң үтемле аргумент булачак дип исәпләнә.

Комментарийлар