Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда "КАМАЗ-мастер" командасын каршы алачаклар

24 гыйнварда көндезге сәгатьләрдә "Бигеш" аэропортына "Дакар-2018" раллие җиңүчеләре - "КАМАЗ-мастер" командасын алып кайтучы самолет төшәчәк, дип яза "Вести КАМАЗа" басмасы. Фото: kamazmaster.ruАлар...

24 гыйнварда көндезге сәгатьләрдә "Бигеш" аэропортына "Дакар-2018" раллие җиңүчеләре - "КАМАЗ-мастер" командасын алып кайтучы самолет төшәчәк, дип яза "Вести КАМАЗа" басмасы.
jubilej-udalsja-pobedy-pezho-i-kamaza-i-drugie-itogi-ralli-dakar_151653961063658093 Фото: kamazmaster.ru
Алар 1 һәм 3 нче урыннар өчен халыкара ралли-рейды трофее булган "бедуин"нарны (күчмә гарәп) алып кайта.
Билгеле булганча, "Дакар-2018" нең 40 нчы, юбилей марафонында, йөк машиналары арасында Эдуард Николаев җитәкчелегендәге экипаж беренче урынны яулады. Өченче урын - Айрат Мәһдиев экипажында.
Самолет Бигешкә 16.30 сәгатьтә төшәчәк. Җанатарларга машина кую урынына кергәндә "Дакар-2018" паролен әйтергә кирәк булачак.
 

Комментарийлар