Логотип «Мәйдан» журналы

"Камаз-мастер" командасы шәһәрдә беренче тапкыр грандиоз шоу тәкъдим итә

Бу атнада Чаллыда Яшьләр көне бәйрәм ителә. Бу хакта мэриянең матбугат хезмәте хәбәр итә.Чара 30 июньдә шәһәр мәйданы территориясендә оештырыла, интерактив мәйданчыклар 16:00 сәгатьтән эшли башлый. Яш...

Бу атнада Чаллыда Яшьләр көне бәйрәм ителә. Бу хакта мэриянең матбугат хезмәте хәбәр итә.Чара 30 июньдә шәһәр мәйданы территориясендә оештырыла, интерактив мәйданчыклар 16:00 сәгатьтән эшли башлый. Яшьләр көне кысаларында һәм «КАМАЗ-мастер» командасының 30 еллык юбилее уңаеннан, шәһәр халкы өчен спортчылардан уникаль шоу тәкъдим ителә.
Легендар команданың әлеге чыгышлары Казанда һәм Мәскәүдә күрсәтелде. Видеода шул шоудан кайбер мизгелләр бирелгән.
[embed]https://www.youtube.com/watch?v=vXHbhI8JLkg[/embed]
Шулай ук программада «КАМАЗ» спорт йөк машиналары күргәзмәсен оештыру каралган. Күп тонналы йөк машинасында дрифт-шоу һәм хәрби машинаның трамплин аша сикерүе бәйрәмнең кульминациясе булачак. Руль артында - танылган команда спортчылары Эдуард Николаев һәм Айрат Мәрдиев.
 

Комментарийлар