Логотип «Мәйдан» журналы

«КАМАЗ» һәм «Яндекс» шәһәр маршрутларына пилотсыз автобуслар җибәрергә ниятли

Мәскәү халыкара автосалонында пилотсыз автобуслар кулланучы шәһәр транспорт системасының эксклюзив булган концепциясен тәкъдир иттеләр. Аны чыгаруда "КАМАЗ" да катнаша. Бу хакта предприятиенең мәгълүм...

Мәскәү халыкара автосалонында пилотсыз автобуслар кулланучы шәһәр транспорт системасының эксклюзив булган концепциясен тәкъдир иттеләр. Аны чыгаруда "КАМАЗ" да катнаша. Бу хакта предприятиенең мәгълүмат чаралары хәбәр итә.
Clipboard40
"ШАТЛ" исеме алган әлеге проект шәһәр проспектларына берничә 12 урынлы пилотсыз автобус җибәрүне күзаллый. Проект буенча "НАМИ" һәм "КАМАЗ"дан җыелган белгечләр командасы эшли, шулай ук инфраструктура өчен җавап бирүче "Яндекс" компаниясе дә катнаша.
Автогигант робот-автомобильнең прототибын тәкъдим итте. Ул хәзерге көндә барлык сынауларны уңышлы гына уза.
Пилотсыз автобусның бару юнәлеше пассажирның реаль таләпләреннән чыгып билгеләнәчәк. Ә аларның аралашуы телефондагы махсус кушымта аша барачак: кеше үзенә барып җитәргә кирәк ноктаны шунда билгели. Заказ вакытында шулай ук кеше әлеге транспорт чарасын таксимы, әллә автобус буларак кулланамы икәнен сайларга тиеш була.
Россиядә пилотсыз транспорт чараларын куллану буенча хокук базалары булмау сәбәпле, әлегә мондый машиналарны ябык территорияләрдә генә куллану күздә тотыла. Шулай итеп, 2018 елда беренче пилотсыз автобуслар бизнес-паркларда, күргәзмә үзәкләрендә, музей комплексларында, аэропортларда барлыкка килер дип көтелә.
 

Комментарийлар