Логотип «Мәйдан» журналы

КАМАЗ “Бигеш” аэропортын сату мөмкинлеген карый

“КАМАЗ” ГАҖ “Бигеш” аэропортын сату мөмкинлеген кире какмый. Бу хакта Петербург халыкара икътисади форумында компаниянең генераль директоры Сергей Когогин хәбәр итте. Фото: архив http://tatar-inform.t...

“КАМАЗ” ГАҖ “Бигеш” аэропортын сату мөмкинлеген кире какмый. Бу хакта Петербург халыкара икътисади форумында компаниянең генераль директоры Сергей Когогин хәбәр итте.
a2641 Фото: архив http://tatar-inform.tatar/
Автоконцерн киләчәктә аэропортны профиль булмаган актив буларак сатуны планлаштырамы, дигән сорауга Когогин җавап бирде. “Андый мөмкинлек каралуы бар”, - диде ул.
"Шулай да компания әлеге карарны чыгарырга ашыкмый", - диде КАМАЗ генераль директоры.
Автоконцерн “Бигеш” аэропортын 150 миллион сумга сатып алган булган. Хәзер аның баланс бәясе 700 миллионнан 1 млрд сумга кадәр исәпләнә.
Потенциаль сатып алучылар белән әлегә сөйләшүләр алып барылмый, шулай да алырга теләүчеләр инде бар, дип ачыклык кертте Когогин.
 
http://tatar-inform.tatar/

Комментарийлар