Логотип «Мәйдан» журналы

Камал театрында Нәҗибә Ихсанованың юбилей кичәсе узды (Фото, видео)

26 мартта Камал театры Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Нәҗибә Ихсанованың юбилей кичәсен үткәрде. Фото: kamalteatr.ruНәҗибә Ихсанованың үз...

26 мартта Камал театры Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Нәҗибә Ихсанованың юбилей кичәсен үткәрде.
mg_0215
Фото: kamalteatr.ru
Нәҗибә Ихсанованың үз юбилей кичәсендә сәхнә тутырып уйныйсы килүен һәр тамашачы тоеп торды. Әмма оештыручылар аның урынын сәхнә түрендә итеп билгеләгәннәр иде - ул сәхнә өстендәге тагын бер “сәхнәгә” куелган затлы кәнәфидә кунак булып кына утырды, елмаеп котлаулар кабул итте, урынын туры китереп кенә репликалар әйтеп куйды. Әмма тамашачы аның кайчан Камал театры билгеләгән “тәхетеннән” төшеп уйный башлаячагын көтте. Нәҗибә апа үзе дә бу “тәхеттән” риза булдымы икән?..
mg_0245
Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Нәҗибә Ихсанованың юбилей кичәсенә Камал театрына килгән тамашачы актрисаны аягүрә басып, алкышлап каршы алды. Кичә рәсми котлаулардан башланды. Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Президент Указы белән бирелгән “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” медален тапшырды һәм Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев котлауларын укыды. Ә Минтимер Шәрипович күренекле актрисага театр тарихында калган рольләре өчен генә түгел, “милләтебез авазы булган” Туфан Миңнуллинның исемен мәңгеләштереп яшәве өчен дә рәхмәтләрен җиткергән иде. Азнакай районы җитәкчелеге бер зал халыкны Нәҗибә Ихсанованың юбилей кичәсен уздырырга районга чакырды.
Тамашачы, актрисаны котлауларны тыңлап һәм алкышлап, аның уйнавын көтте. Әмма сценарий буенча, рәсми котлаулар эстрада җырлары белән аралаштырылган иде. Нәҗибә Ихсанованың балачак хатирәләрен аның сеңлесе – актрисаның “шәхси имиджмейкеры”, театрның легендар тегүчесе Роза Байбикова сөйләде, ә инде авылдан чыгып киткән ике булачак артист тарихын Нәҗибә Ихсанованың сабакташы Әзһәр Шакиров ишеттерде. Шул ук тарихны без яшь шагыйрь Булат Ибраһимов шигыре аша да тагын бер кат күңелдән үткәрдек. Кечкенә генә авылдан чыгып китеп, татарның ике бөек артистына әверелгән ике сабакташ тарихын – Нәҗибә Ихсанова белән Әзһәр Шакиров турында белмәгән татар бармы икән?! Әмма бу тарихны театр тамашачы кат-кат тыңлый ала.
Хатирәләрне Нәҗибә апа катнашкан легендар спектакльләрнең видеоөзекләре алыштырды. Тамашачы “Әлдермештән Әлмәндәр”дәге Өммияне, “Әниләр һәм бәбиләр”дәге Гөлфинәне юксынды. Туфан Миңнуллинның легендар спектакле “Әлдермештән Әлмәндәр”ендә Әлмәндәр картның сүзләрен хәтерлисезме? “Ә мине кая куясыз? Мин исән бит әле”, - ди ул яшьләргә. Зал көлә, күз яшьләре белән көлә...
mg_0445
Тамашачы шушы халәттә иде. Нәҗибә апа каршыда утырган килеш, тамашачы экрандагы яшь Нәҗибәне күзәтте. Шул Нәҗибә аша үзенең яшьлеген сагынды. Нәҗибә Ихсанованың бәхетле картлыгына сокланды. Өстеңә кунган тузан бөртеген дә өреп төшерергә әзер торган кызыңның яныңда булуы бәхет түгелмени?! Нәҗибә Ихсанова белән Туфан Миңнуллиннарның бердәнбер кызлары Әлфия Миңнуллина җан сакчысыдай әнисе янында булды. Ул аның һәр хәрәкәтен кайгыртучан күзәтте. Туфан Миңнуллинның канаты астында аның музасы булып яшәгән Нәҗибә Ихсанова тамашачысына үзен бәхетле ана итеп күрсәтә алды. Ул үзенең символик образы – Миләүшәсе кебек (Туфан Миңнуллинның “Хушыгыз” спектакле героинясы) ялгыз түгел иде. Аның тамашачысы да, кадерле кызы да янында.
Әмма шушы “Хушыгыз” спектаклен яшьләр башкаруында күрсәтү кирәк булдымы икән? Оештыручылар Нәҗибә Ихсанованың алмашы бар, татар театры яши, ул тере организм дип күрсәтергә теләгәндер.
Тик Нәҗибә Ихсанованы һәм аның сабакташлары-сәхнәдәшләре Әзһәр Шакиров белән Наил Дунаевны, шулай ук Фәрит Бикчәнтәевне Тукай премияле иткән “Хушыгыз” спектакленнән өзекне яшьләр уйнавын күргәч кыен булып китте. Миләүшә булып сәхнәгә чыккан Гөлчәчәк Хәмәдинурова - талантлы актриса. Әмма Миләүшәнең хушлашу сүзләрен Нәҗибә Ихсанова кебек беркем дә әйтә алмый. Бу да, Шәүкәт Биктимеровның Әлмәндәре кебек, кабатланмас образ.
Кичә тәмамланды. Тамашачы да, Нәҗибә Ихсанова үзе дә спектакль тәэсиреннән чыга алмады. “Бу – спектакль-хатирә. Шул кадәр бәгырьгә төшеп калган, яңартып куйсаң алай бармас иде кебек. Хәзер чыгып уйнармын кебек. Әллә уйныйбызмы?” – диде ул.
Нәҗибә Ихсанова театр яраткан татар тамашачысына рәхмәтләрен әйтте. “Тамашачының һәрберсе белән кочаклап саубуллашырга кирәк”, - диде ул күңелләргә үткән матур яңгырашлы тавышы белән.
Тамашачы гардеробка ашыкмады. Аңа бүген Нәҗибә апа барыбер җитеп бетмәде...
 
https://www.youtube.com/watch?v=mWFX634rwdQ
Рузилә Мөхәммәтова.

Татар-информ

Комментарийлар