Логотип «Мәйдан» журналы

Камал театры киңәергә җыена

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов 16 август көнне Камал театрында булып, бинага реконструкция үткәрүгә фатихасын бирде.Театр директоры Илфир Якупов сүзләренчә, бина театрның машиналар кую өлешенә...

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов 16 август көнне Камал театрында булып, бинага реконструкция үткәрүгә фатихасын бирде.
4BF52800-4671-4B3C-BC8D-76971C15F79B_cx9_cy13_cw78_w987_r1_s_r1
Театр директоры Илфир Якупов сүзләренчә, бина театрның машиналар кую өлешенә таба зураячак. Проектны тәкъдим итү вакытында президентка бинаны тагын бер катка күтәреп булмаячагын да белдерделәр.
"Янкорма театрда артистларга уңайлыклар тудыру, аннан да кала театрны хезмәтләндерә торган төрле цехларны зурайту өчен эшләнә. Декорацияләрне без үзебез ясыйбыз. Аларга да эш урыннарын уңайлы итү кирәк", ди Якупов.
Аның сүзләренчә, вакыт узган саен театрны хезмәтләндерү цехларының таләпләре үзгәрә, яңа технологияләр үтеп керә. Әлегеләрне тормышка ашыру өчен театрны зурайтмый булмый.
Камал театрының әлеге бинасы ачылганга 30 елдан артык.
Быел 22 декабрьдә татар театрына 110 ел тула. Бу датага бинаны реконструкцияләп бетерү турында сүз дә була алмый ди Якупов. Хәзер президент фатихасыннан соң янкорма буласы урында җирне тикшерү, төзелешне проектлау эшләре башланачак.
Якупов мәрхүм Шамил Закировның театр директоры булып эшләгән вакытта ук реконструкция кирәклеген белдергәнлеген әйтә.
 
Чыганак: http://www.azatliq.org

Комментарийлар