Логотип «Мәйдан» журналы

Камал театры Казан шәһәренең Мактау китабына кертелде

Камал театры Казан шәһәренең Мактау китабына кертелүе турында Татар профессиональ театрының 110 еллыгына багышланган юбилей кичәсендә Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова хә...

Камал театры Казан шәһәренең Мактау китабына кертелүе турында Татар профессиональ театрының 110 еллыгына багышланган юбилей кичәсендә Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова хәбәр иткән.
g759
“Мин әлеге күркәм кичәдә сезнең спектакльләрдән өзекләр караганда ике генә нәрсәгә үкендем – сезнең театрга сирәгрәк йөрүемә һәм татар телен белмәвемә”, ди Евгения Анатольевна.
Быел, 2016 елда, Казан шәһәре башкарма комитетының рәсми сайты мәгълүматларына караганда, Казан шәһәренең мактау китабына Казан моторлар төзү берләшмәсе, “Радиоприбор” акционерлык җәмгыяте, «Казан Гипронииавиапром» акционерлык җәмгыяте, «Электроприбор» Казан заводы ветераны Виктор Лошадкин, Казанның Идел буе районы 114 нче мәктәбе өстәмә белем бирү педагогы Миңнехәниф Низамовлар кертелгән.
Мәдәният учреждениеләреннән әлеге исемлектә М.Җәлил исемендәге Опера һәм балет театры һәм “Әкият” татар дәүләт курчак театры бар, дип яза Татар-информ МА.

Комментарийлар