Логотип «Мәйдан» журналы

Камал театры 110 еллык юбилеен билгеләп үтә

22-23 декабрьдә, ягъни ике көн, Казанда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры 110 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.Юбилей кичәсенең программасы 2 ө...

22-23 декабрьдә, ягъни ике көн, Казанда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры 110 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.
883025_teatry-kazani
Юбилей кичәсенең программасы 2 өлешкә бүленгән. Беренче бүлек театрының 110 еллык тарихына багышлана. Сәхнәдә "Зәңгәр шәл", "Дивана", "Банкрот", "Мулла", "Арбалы хатыннар", "Әрем исе", "Йөзек кашы", "Үлеп яратты", "Мәхәббәт FM", "Дон Жуан" һәм "Бабайлар чуагы" спектакльләреннән өзекләр күрсәтеләчәк. Кичә барышында театр үзенең тарихындагы әһәмиятле даталарга тукталып, соңгы унъеллык иҗатына аерым игътибар белән күзәтү ясый.
Тантаналы кичәнең икенче өлешендә театрның коллегаларыннан  котлаулар көтелә. Галиәсгар Камал театрын юбилее белән «La Primavera» камера оркестры, В.И.Качалов исемендәге Казан дәүләт Академия рус Зур драма театры, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры, М.Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры, К.В. Иванов исемендәге Чуаш дәүләт академия драма театры, ТР Язучылар берлеге, ТР дәүләт җыр һәм бию ансамбле, татар театрлары һәм җырчы Салават Фәтхетдинов котлаячаклар. Шулай ук кичә программасында Татарстан Республикасы хөкүмәте котлавы һәм чит илләрдә торучы театр дусларыннан видеокотлаулар булачак.
23 декабрьгә билгеләнгән кичәнең беренче өлеше, шулай ук спектакльләрдән өзекләр белән башланып китә. Икенче бүлек Камал театры актерлары котлауларыннан тора. Музыкаль, шигъри, бию номерлары белән Россиянең атказанган, Татарстанның халык артистлары Фирая Әкбәрова, Илдус Әхмәтҗанов, Татарстанның халык артистлары Хәлим Җәләлов, Люция Хәмитова, Илдус Габдрахманов, Луара Шакирҗанова, Әсхәт Хисмәтов, Зөлфирә Зарипова, Искәндәр Хәйруллин, Татарстанның атказанган артистлары Олег Фазылҗанов, Ләйсән Рәхимова, Алсу Каюмова, Радик Бариев, Илтөзәр Мөхәммәтгалиев,  шулай ук яшь актерлар Ирек Кашапов, Ришат Әхмәдуллин, Раил Шәмсуаров, Гүзәл Минакова, Алмаз Гәрәев, Фәннур Мөхәммәтҗанов, Гүзәл Гөлвердиева чыгыш ясаячаклар.
 

Комментарийлар