Логотип «Мәйдан» журналы

Кайтабыз да китәбез шул

Кайтабыз, Әнкәй, яныңа,Яшәсәк тә читтә без.Кайтабыз да китәбез шул,Кайтабыз да китәбез.Кайтабыз да китәбез шул:Безне дә аңла инде.Үпкәләп калсаң да, Әнкәй,Син рәнҗеп калма инде!Сөйләшеп тә туялмадык –...

Кайтабыз, Әнкәй, яныңа,
Яшәсәк тә читтә без.
Кайтабыз да китәбез шул,
Кайтабыз да китәбез.
Кайтабыз да китәбез шул:
Безне дә аңла инде.
Үпкәләп калсаң да, Әнкәй,
Син рәнҗеп калма инде!
Сөйләшеп тә туялмадык –
Вакыт тиз үтә бигрәк.
Әле генә кайткан идек,
Тагын китәргә кирәк.
Бу юлы да без киткәндә
Елап каласың инде.
Бер генә дә китмәс идек,
Әнкәй, нишлик соң инде?
 

Роберт МИҢНУЛЛИН


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от wirestock

Комментарийлар