Логотип «Мәйдан» журналы

Кайбер җитештерүчеләрнең кетчупларында крахмал кушылганлыгы ачыкланды

Россия сыйфат системасы томат кетчупының яртысында крахмал булуын ачыкланды, дип хәбәр итә Россия сыйфат системасы матбугат хезмәте.Аларның белдерүенчә, крахмал кулланучылар өчен куркыныч түгел, әмма...

Россия сыйфат системасы томат кетчупының яртысында крахмал булуын ачыкланды, дип хәбәр итә Россия сыйфат системасы матбугат хезмәте.
ketchup_2
Аларның белдерүенчә, крахмал кулланучылар өчен куркыныч түгел, әмма ул җитештерүчеләрнең кетчупның үзкыйммәтен төшерү өчен бу адымга баруын белдерә.
"Экспертлар бәяләвенчә, 50/50 ясарга, яисә 50 процент томат пастасына 50 процент крахмал, буяу матдәсе һәм ароматизатор кушарга мөмкин, бу очракта җитештерүче 30 процент экономия ясый ала, - дип белдергән Россия сыйфат системасы матбугат секретаре Марта Галичева.
Россия сыйфат системасы Россиядә, Англиядә һәм Польшада җитештерелгән 30-85 сумлык томат кетчупларының 22 үрнәген тикшергән. Тикшерү нәтиҗәләре буенча "Махеевъ", "Балтимор", "Моя семья", "То, что надо", "ARO", "Fine Life", "Д", "Томаско", "Красная цена", "Наш продукт", "365 дней", "Мака", "Томаччо" брендлы 12 томат соусында крахмал булуы ачыкланган. Россия сыйфат системасы гамәлдәге стандартлар буенча тыелмаса да, кетчупка крахмал кушуга каршы чыга.
Шул ук вакытта Россия сыйфат системасы "Махеевъ", "Балтимор", "Моя семья", "То, что надо", "ARO", "Fine Life", "Д", "Томаско", "Красная цена", "365 дней", "Томаччо" маркалы кетчупларны куркынычсыз һәм сыйфатлы дип билгеләгән.
Ә менә. экспертлар фикеренчә, Heinz, "Слобода", Calve, Mutti и Mr. Ricco сәүдә маркалы соуслар югары сыйфатлы булуы белән аерылып торалар. ү
"Наш продукт", "Мака" һәм "Балтимор" (беренче категория) товарны дөрес маркаламау белән бәйле хокук бозуларны ачыкланган. Барлык тикшерү мәгълүматлары контроль-күзәтчелек органнарына тапшырылган, диелә язмада.

Комментарийлар