Логотип «Мәйдан» журналы

Каен суыннан компот

Тәмле дә, шифалы да.Каен суын озак кулланып булмый, агач яшелләнү белән ул тәмсезләнә башлый. Шулай да аңардан бик тәмле компот ясарга мөмкин. Моның өчен бары тик лимон белән әфлисун, 100-200 грамм ши...

Тәмле дә, шифалы да.
Каен суын озак кулланып булмый, агач яшелләнү белән ул тәмсезләнә башлый. Шулай да аңардан бик тәмле компот ясарга мөмкин. Моның өчен бары тик лимон белән әфлисун, 100-200 грамм шикәр комы, ярты чәй кашыгы лимон кислотасы һәм җыелган каен суы гына кирәк кирәк була.
Иң элек банкаларны стерильләштерәбез. Яңа гына суыртылган һәм сөзеп алынган каен суын кәстрүлгә салып, кайнатабыз. Кайнаган арада өстенә җыелган күбекне җыеп алырга онытмагыз. Каен суы шул рәвешле кайный башлауга утны сүндерәбез. Арытаба һәр банкага телемләп яки шакмаклап туралган әфлисун белән лимон, ярты чәй кашыгы лимон кислотасы белән 100-200 грамм шикәр комы салырга кирәк. Тимер капкач белән ябып, өстен юрган белән каплыйбыз һәм суынганчы тотабыз. Аннары салкынча караңгы урынга куябыз. Базда да, подвалда да саклана ала.
 

Фото: vk.com


https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/Kaen-suinnan-kompot-767982/

Комментарийлар