Логотип «Мәйдан» журналы

"Җырлыйк әле" кире кайта

Нәҗип Бәдретдиновның "Җырлыйк әле" тапшыруын кабат карый башларбыз, мөгаен. Интернет челтәрендә тапшыруга багышланган кызыклы видеолар да пәйда була башлады. Тапшыруда яңа формат, яңа студия, яңа алып...

Нәҗип Бәдретдиновның "Җырлыйк әле" тапшыруын кабат карый башларбыз, мөгаен.
a3c8e4e3ae094740097619dacf6a992c_L
Интернет челтәрендә тапшыруга багышланган кызыклы видеолар да пәйда була башлады. Тапшыруда яңа формат, яңа студия, яңа алып баручылар булачак.
- Тапшыруга кастинг аша эләктек. Моңа кадәр бу өлкәдә тәҗрибә юк иде, хәтта банкет алып барганыбыз да булмады. Әмма кызыксыну һәм теләк булгач, тапшыруны алып бару кыен булмас дип уйлыйбыз. Яңа эшебез тел шомартырга, тәҗрибә тупларга ярдәм итәчәк. Әлбәттә, беренче чыгарылышларда кимчелекләребез дә булыр, тик тамашачы энә күзеннән карамасын, гаепләмәсен иде. Куелган бурычны җиренә җиткереп үтәргә тырышачакбыз, - дип сөйли "Җырлыйк әле"нең яңа алып баручылары Алинә һәм Азат Кәримовлар.
Алар әйтүенчә, тапшыру элеккесеннән катлаулырак һәм кызыграк булуы белән аерыла. "Барлыгы өч уенчы үзара ярыша. Катнашучылар ролендә алдагы тапшыруларда җиңгән уенчыларны да, өлкәнрәк артистларны да күреп булачак. Онытыла барган җырларны искә алырбыз, караоке да җырлаячакбыз. Бер тапшыруда барлыгы 24 җыр яңгыраячак! Гомумән, "Җырлыйк әле"дә гел җырлап кына торачакбыз, музыкантлар да җырлап игълан ителәчәк. Беренче чыгарылыш ноябрь аенда чыгар дип көтелә", – дип белдерде Азат.
 
Чыганак: http://intertat.ru

Комментарийлар