Логотип «Мәйдан» журналы

Җырчы Разия Гайнуллина вафат

Татар халкының моңлы сандугачы - күренекле җырчысы, күп җырчыларның остазы, заманында классик язучы Сибгат ага Хәкимнәр, татар халкының мәшһүр композиторы Сара Садыйковалар белән иҗатташлык иткән, "Әй...

Татар халкының моңлы сандугачы - күренекле җырчысы, күп җырчыларның остазы, заманында классик язучы Сибгат ага Хәкимнәр, татар халкының мәшһүр композиторы Сара Садыйковалар белән иҗатташлык иткән, "Әй, язмыш, язмыш... аерма мине кара икмәгем, сөтле чәемнән..." һәм тагын бик күп үлмәс җырларны беренчеләрдән булып башкарган һәм татар радиосының алтын фондына үз җырлары белән кереп калган Разия апа Гайнуллина вафат.
maxresdefault-2
Урыны җәннәтләрдә була күрсен! Чөнки, көчле авыруга дучар ителеп, бик интегеп яшәсә дә, бик күркәм сабырлыкта һаман иҗат итеп яшәде һәм шулай яшәве аңа Гомер дә өсти торды.
Күзләреңә көзге яфрак төсе иңеп,
Көзләреңдә торып калдың гөлдәй шиңеп.
Офыкларга якынайган Гомер кышың
Үз куйнына сыендырды моңлы кошын...
Яралы кош сыман канатларын кагып
Очарга дип омтылган җан, Гомер буе
Күкрәк читлегенә сыймас җыр-моңнарын
Үз халкының күңеленә куйды уеп...
Раббының үз сөйгән колларыннан булып,
Тәкъдиреңә җырлы язмыш төзелгәнгә,
Соң мизгелгә кадәр чиртте моңлы сазың
Үз халкыңның бәгыреннән өзелгәнгә...
 
Фәүзия Мөхәмәтова

Комментарийлар