Логотип «Мәйдан» журналы

Җырчы Илшат Вәлиев бәрәңгене “яңача” утырта [видео]

Җырчы Илшат Вәлиев инстаграмга кызыклы видео урнаштырган. Бәрәңгене “яңача” – заманча технология кулланып утырталар. Кадрлардан күренгәнчә, кулдан ясалган өч япьле тимер торбалар ярдәмендә җирдә тишек...

Җырчы Илшат Вәлиев инстаграмга кызыклы видео урнаштырган.
Бәрәңгене “яңача” – заманча технология кулланып утырталар. Кадрлардан күренгәнчә, кулдан ясалган өч япьле тимер торбалар ярдәмендә җирдә тишек ясап кына баралар. Бәрәңгене шунда салып, артыннан күмеп кенә куясы.
Видео күп кенә комментарийлар да җыеп өлгергән. Бу ысулны күреп барысы да шакката. “Кайда бу?”, “Мин дә сатып алыр идем”, дип язалар. “Бәрәңгене тирән утыртмагыз, тирән утырткач вак була” дип киңәш бирүчеләр дә бар.

Комментарийлар