Логотип «Мәйдан» журналы

Җырчы Әнвәр Нургалиев операция кичерде

Хәзерге вакытта җырчы Уфаның Куватов исемендәге республика клиник хастаханәсендә ята. – Яшь чакта борыным җәрәхәтләнгән иде. Вакытында дәваламадым, ләкин еллар узган саен үзен сиздерә, хәтта җырларга...

Хәзерге вакытта җырчы Уфаның Куватов исемендәге республика клиник хастаханәсендә ята.
a750d4103235c4c1bc8ebab278f6cd4c
– Яшь чакта борыным җәрәхәтләнгән иде. Вакытында дәваламадым, ләкин еллар узган саен үзен сиздерә, хәтта җырларга ук комачаулый башлады. Табиблар, кичекмәстән операция ясарга кирәк, диде. Беренче көнне хәлем авыррак булды, хәзер яхшы итеп сулый башладым, Аллага шөкер! Атна ахырында өйгә чыгарырлар дип уйлыйм, Алла теләсә, – дип сөйли Әнвәр Нургалиев.
Операциягә әзерләнү сәбәпле, Әнвәр Нургалиев Татарстанда билгеләнгән тәүге концертларын кичектерергә мәҗбүр булган. "Моның өчен үземне шулкадәр уңайсыз хис итәм. Инде татарстанлылар алдында гафу да үтендем. Концертларның кайчанга күчерелүе билгеле түгел. Бәлки язга булыр дип өметләнәм", – ди җырчы.
 
 
Чыганак: http://intertat.ru

Комментарийлар