Логотип «Мәйдан» журналы

Җырчы Алсу кече кызын сәхнәгә чыгарды

 Татарстанның атказанган һәм халык артисты, өч бала анасы җырчы Алсу кызы Микелланы сәхнәгә чыгарды. 9 яшьлек Микелланың чыгышы НТВ каналындагы "Рождественская песенка года" тапшыруында булд...

 
Татарстанның атказанган һәм халык артисты, өч бала анасы җырчы Алсу кызы Микелланы сәхнәгә чыгарды.
3582c226c560242359e68b469ed2d09b
 
9 яшьлек Микелланың чыгышы НТВ каналындагы "Рождественская песенка года" тапшыруында булды. Әниле-кызлы алар "Җир читендә" ( "На краю земли") җырын башкардылар, дип яза "Вести КАМАЗа" басмасы.
[embed]https://www.youtube.com/watch?v=ysIkMNcnE0Y[/embed]
Шулай ук Алсу үзенең Instagram битендә әтисе Ралиф Сафинны туган көне белән котлаган. Ул әтисенә рәхмәт әйтеп, күп еллар элек язган җырын куйган. Ул бу җырны башкарганда хәзер дә бик нык дулкынлануын белдергән.
[embed]https://www.youtube.com/watch?v=KpfHeP0Jobo[/embed]

Комментарийлар