Логотип «Мәйдан» журналы

Йорт сагында булган Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары үле килеш табылган

Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Елена Шишмарева үз йортында үле килеш табылган. Моңа кадәр ул бюджет акчаларын урлауда шикләнелеп йорт сагына алынган иде.Беренчел фаразларга караган...

Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Елена Шишмарева үз йортында үле килеш табылган. Моңа кадәр ул бюджет акчаларын урлауда шикләнелеп йорт сагына алынган иде.
6ca7eef9-e96c-4419-b5f3-513d407c648b_cx0_cy4_cw0_w1023_r1_s
Беренчел фаразларга караганда, Шишмарева үз-үзенә кул салган. Табиблар аның гомерен коткарып кала алмаган диелә. Бу турыда "БИЗНЕС Online"га берничә чыганак белдергән.
1 февраль Татарстанның сәламәтлек саклау министрлыгында тентү узды. Министр урынбасары Елена Шишмарева Тикшерү комитетына сорау алырга чакырылды.
Тикшерү версиясенә караганда, Шишмарева вазифасы кысаларыннан чыгып, министрлыкка караган оешма хезмәткәрләрен квалификацияләрен арттыру курсларында укырга мәҗбүр иткән.
Шишмарева үз гаебен танымады. "Минем гамәлләрем документлаштырылган, мин тикшерү белән хезмәттәшлек итәргә әзер", дип белдергән иде. Тикшерү комитеты министр урынбасарын сак астына алуны сорады, ләкин мәхкәмә аны йорт сагына җибәрде.
 
https://www.azatliq.org

Комментарийлар