Логотип «Мәйдан» журналы

Йөрәкләрдә яши Рамазан!

30 ел элек Татарстан Республикасы Югары Советы тарафыннан Татарстанның Дәүләт гимны кабул ителә (1993).Бу тарихи вакыйгага 14 июль көнне 30 ел тула. Гимн тексты Р. Байтимеровның «Туган ягым» шигыренә...

30 ел элек Татарстан Республикасы Югары Советы тарафыннан Татарстанның Дәүләт гимны кабул ителә (1993).


Бу тарихи вакыйгага 14 июль көнне 30 ел тула. Гимн тексты Р. Байтимеровның «Туган ягым» шигыренә нигезләнгән була, композитор Рөстәм Яхин музыкасы. Шул уңайдан журналыбызның июль ае санында Рамазан Байтимеров турында Таһир Шәмсуаров язмасын укый алачаксыз. Әлегә игътибарыгызга Таһир әфәнденең данлыклы якташы турында шигырен тәкъдим итәбез.







Йөрәкләрдә яши Рамазан!


Остазымның шагыйрь икәнлеген
Кулга каләм алгач мин белдем.
Сиңа менә төгәл гасыр тулды,
Нәкъ бишендә быел апрельнең.
 
Синең сыман шигъри бизәкләрне
Ак кәгазьгә килә саласы.
Халкым диеп җирдә яшәгәндә
Юк, югалмый, адәм баласы!
 
Искә төшә “Чишмә” мизгелләре,
Истәлеккә әйткән сүзләрең.
Син сәхнәдә менә ялкынланып
Ике сәгать шигырь сөйләдең!
 
Шигърияттә ат уйнаткан шагыйрь,
Байтак моңа бездә дәлилләр.
Кочагына алды килү белән
Гөргериләр, Шамил, Җәмитләр!
 
Исән чакта белик кадерләрен,
Халкым диеп яши шагыйрьләр.
Югалтуны күңел кабул итми
Сызыла да куя бәгырьләр!
 
Туган телем диеп көн иткәнгә,
“Улым” диеп эндәш син заман.
Ничәнче кат менә кабатлыйбыз
Йөрәкләрдә яши Рамазан!
 
Төне буе шигырь укыды ул,
Өе тулы аның язганнар.
Сугыштагы яра төзәләдер,
Төзәләме нахак ялганнар!
 
Ватан өчен яуга кергән ирне
Мин каһарман диеп атадым.
Син булмасаң туар иде микән
Мәшһүр гимны бөек татарның.
 
Остазымның шагыйрь икәнлеген
Кулга каләм алгач мин белдем.
Сиңа менә төгәл гасыр тулды
Нәкъ бишендә быел апрельнең!
 
 
 

Таһир ШӘМСУАРОВ



Комментарийлар