Логотип «Мәйдан» журналы

«Йөрәкләрдә сүнмәс нур» дип исемләнгән әдәби-музыкаль очрашу

Түбән Кама шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе иҗатчылары мәктәп укучылары белән очрашты. «Йөрәкләрдә сүнмәс нур» дип аталган әлеге чарага «Мәйдан» журналы хезмәткәрләр...

Түбән Кама шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе иҗатчылары мәктәп укучылары белән очрашты. «Йөрәкләрдә сүнмәс нур» дип аталган әлеге чарага «Мәйдан» журналы хезмәткәрләре дә чакырулы иде.
Шәһәрнең Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәсе хезмәткәрләре ярдәме белән оештырылган очрашу бик җылы рухта үтте. «Кама таңнары»ның корифейлары Фәтхулла Абдуллин, Нур Абдул, Рәфыйк Әхмәдиев, Никифор Тукмачев, яшь шагыйрәләр А. Зартдинова һәм И. Галиуллина үз шигъри сүзләре белән уй-фикерләрен дә, яшьләргә теләкләрен дә җиткерделәр.
Түбән Каманың яшь әдәбият сөючеләре арасында менә инде 23 ел рәттән Разил Вәлиев исемендәге премиягә бәйге үткәрелеп килә, әлеге кичәдә аның быелгы җиңүчеләрен сәхнә түренә чакырып хөрмәтләделәр. «Кама таңнары»ның җитәкчесе Рәсимә Нәбиуллина балаларны һәм аларның укытучыларын тәбрикләп, дипломнар тапшырды. Ул шулай ук берләшмәнең эшчәнлеге, планнары турында сөйләде. «Телебезне, милләтебезне киләчәккә илтү өчен әдәбият өлкәсендә яшь талантларны барлау, аларга беренче адымнарын ясарга ярдәм итү дә әдәби берләшмә бурычы булып тора», – диде ул.
«Мәйдан» журналының баш редакторы Лилия Фәттахова журналның «Кама таңнары» белән элемтәләре турында сөйләде. Дуслык җепләренең тагын да ныгыячагына ышаныч белдерде. «Ярты гасырлык тарихы булган «Кама таңнары»ның гына түгел, татар басмаларының, татар әдәби теленең киләчәге дә сезнең белән бәйле», – дип яшь каләм тибрәтүчеләрне дә «Мәйдан» белән дус булырга өндәде.
Мондый дустанә рухта үткән очрашу соңгы булмас дип өметләнәбез. «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе озак еллар эшләсен, яшәсен!

Комментарийлар