Логотип «Мәйдан» журналы

Йокы туймау чиргә сабыштыра...

Галимнәр моның организмга ничек йогынты ясавын ачыклаган.Америка галимнәре йокы туймауның организмга хәвефле якларын ачыклау өчен эксперимент үткәргән. Нәтиҗәдә, даими рәвештә йокысы туймаган эксперим...

Галимнәр моның организмга ничек йогынты ясавын ачыклаган.



Америка галимнәре йокы туймауның организмга хәвефле якларын ачыклау өчен эксперимент үткәргән. Нәтиҗәдә, даими рәвештә йокысы туймаган экспериментта катнашучыларның баш әйләнүенә, якты утка карый алмауга, арыганлыкка һәм мигреньга зарлануы ачыкланган.
Галимнәр белдерүенчә, охшаш симптомнар баш мие җәрәхәтләнгән кешеләрдә күзәтелә.
Белгечләр даими йокы туеп җитмәү белән әлеге хәвефле симптомнарның барлыкка килүе арасында турыдан-туры бәйләнеш булуын ачыклаган.
Йокы туймауга стресс та өстәлсә, организмда өзлегүләр барлыкка килергә мөмкин. Йокы җитмәү сәбәпле,
игътибарсызлыкның көчәюе дә ихтимал.


Фото: https://www.facebook.com/


https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/Yoki-tuymau-chirg-sabishtira-647078/

Комментарийлар