Логотип «Мәйдан» журналы

Йөк автомобильләре дә йөртүчесез хәрәкәт итәчәк

Кытайда “Sunning” корпорациясе йөртүчесез йөк автомобилен сыный.Махсус җиһазлар, югары технологияләр урнаштырылган 40 тонналы фура полигонда йөртүчесез хәрәкәт итә. Ул 300 метрдан каршылыкларны күрә һ...

Кытайда “Sunning” корпорациясе йөртүчесез йөк автомобилен сыный.
Махсус җиһазлар, югары технологияләр урнаштырылган 40 тонналы фура полигонда йөртүчесез хәрәкәт итә. Ул 300 метрдан каршылыкларны күрә һәм урап үтә ала. Аның туктау тизлеге – 25 миллисекунд. Чагыштыру өчен, кешегә кинәт туктау өчен моннан күбрәк вакыт таләп ителә.
Пилотсыз самолетлар, җиңел, йөк автомобильләрен сынауның уңай һәм кире яклары бар. Кеше гомеренә хәвеф янаган урыннарда пилотсыз техника кулланырга мөмкин. Шул ук вакытта, мондый технологияләр тормышыбызга тирән үтеп керсә, дөньяда миллионнарча машина йөртүченең эшсез калуы ихтимал.

Комментарийлар