Логотип «Мәйдан» журналы

"Җир кендеге" урнашкан урында бәйрәм үтте

55 нче географик координатлар – 55 нче параллель белән 55 нче меридиан кисешкән урында – Башкортстанның Кушнаренко районының Түбән Сәет авылыннан ерак булмаган басуда Дуслык бәйрәме үтте.Җирле халык б...

55 нче географик координатлар – 55 нче параллель белән 55 нче меридиан кисешкән урында – Башкортстанның Кушнаренко районының Түбән Сәет авылыннан ерак булмаган басуда Дуслык бәйрәме үтте.
a002
Җирле халык бу урынны “Җирнең кендеге” дип әйтә. 55 нче параллель белән 55 нче меридиан алар яшәгән районда кисешә. Бу урында хәзерге вакытта арыш басуы.
Әлеге урынга махсус билге дә куелган. 4 метрлы баганага төрле юнәлешне күрсәткән такталар беркетелгән. Шуңа карап Кытай, Бразилия, Һиндстан һ.б. илләрнең, Уфа, Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләренең ничә чакрым ераклыкта урнашуын белергә мөмкин.
Анда үткән чараны Югары Сәет клубы җитәкчесе, җырчы, композитор Резида Сабитова оештырды.
Түбән Сәет кызлары Уфадан килгән кунакларны милли ашлар: чәк-чәк, бәлеш, кызыл эремчек белән каршы алды. “Дуслык төягендә кот булыр” дип аталган бәйрәмгә район үзәгеннән һәм күрше Чакмагыш белән Благовар районнарыннан да кунаклар килгән.
Шушы биләмәләрне үз эченә алган Бакай авыл советы хакимияте башлыгы Шамил Әсмәндияров кунакларны урындагы халыкның яшәеше, көнкүреше, мәдәнияте белән таныштырды. Уфаның“Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт хәзрәт Галләм бу башлангычка үзенең фатыйхасын бирде һәм, Ислам кануннарына нигезләнеп, әлеге урынның никадәр әһәмиятле булуын билгеләп үтте.
“Без ислами гыйлем, тәгълимәт, мәгълүматка тартылып шунда килдек. Бу гаҗәеп урын җир йөзенең алты кыйтгасының юнәлешен күрсәтә. Ә адәм баласын адәм иткән иң әүвәлге куәт – ул белемдер. Географияне, тарихны никадәр яхшы белсәң, бу кадәр шәхес, илаһиятче һәм мәгълүматлы булырсың дигән нәсыйхәткә күрә, боларны белүнең әһәмияте зур. Бу урын башка мәмләкәтләр, башка халыклар безнең туган җирдән ничә чакрымда урнашканын күрсәтә. Ә бер сабый шушы урынга килеп, бер тапкыр аны әйләнеп чыкса, җир йөзенең кайсы җирендә гомер кичергәне турында гомерлек мәгълүмат алачак”, -- диде ул.
Биредә яшәүчеләрнең сүзләренә караганда, өлкәнрәк буынга мөгаллимнәр шушы ноктаның барлыгы турында элек-электән әйтеп килгән. Моны 700 еллар элек шушы урыннан ерак түгел Көнчыгыш сәяхәтчеләре үтеп китүен әлеге көндә гөрләп агып ятучы изге Нәдер чишмәсе раслый дип саный алар. Ул сәяхәтчеләрнең берсе җирләнгән кабер өстеннән атылып чыккан дигән легенда бар.
Әлеге бәйрәмдә дә Иран вәкиле катнашуы очраклы түгел. Мөхәммәт хәзрәт Галләм бу ил кунагы Гали Ризо Борзу белән таныштырды һәм аңа сүз бирде. Ул үз халкы исеменнән сәламнәр җиткерде, мөлаем һәм шат йөзләр күрүдән шат булуын әйтте һәм бәйрәмдә катнашучыларга уңышлар теләде.
Шуңа чарада “Халыклар дуслыгы” йортында урнашкан “Сәхибҗамал” республика татар хатын-кызлары оешмасы әгъзалары да катнашты. Аның җитәкчесе Динә Морзакаева бәйрәмгә җыелучыларны Русия һәм Башкортстан хатын-кызлары берлекләре исеменнән сәламләп, чараның халыкара дәрәҗәдә әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте. Ул оешманың онытыла башлаган шәхесләрнең исемнәрен тергезү һәм авыл-шәһәрләргә игътибарны арттыру буенча алып барылган эшчәнлеге турында сөйләп үтте.
Динә Гайнелбаян кызы үзенең сүзен дусларча аралашуны дәвам итү теләге белән тәмамлады. Аннары оешманың ансамбле башкаруында гимн яңгырады. Гимнның авторлары - Резида Сабитова һәм күренекле шагыйрә Дилә Булгакова. Бәйрәмдә алар иҗат иткән башка җырлар да яңгырады. Дилә Булгакова шушы вакыйгага багышлап язылган өр-яңа шигырен укыды, бәйрәмне оештыручыларга яңа шигырьләр җыентыгын бүләк итте.
Күренекле журналист һәм шагыйрә Халисә Мөхәммәдиева географик нокта турында җанлы итеп сөйләде һәм Рамил Миндияр белән берлектә язылган “Яратам” дигән җырын тәкъдим итте.
Мәгариф министрлыгы ветераны Флүсә Назаргулова, психолог Фәүзия Гайзаман, Резида Мөхәммәтҗанова да бу вакыйгага кагылышлы фикерләре белән уртаклашты.
Географик ноктаны ачу бәйрәмендә “Кызыл таң”гәзите һәм “Тулпар” журналы журналистлары Мөнир Вафин һәм Рәзилә Низамова да катнашты. Кушнаренко кызы, хезмәттәшебез Резеда Вәлитованың чыгышы туган төягенә карата булган җирсү тойгылары белән сугарылган иде.
Әлеге географик нокта өч район чигендә урнашкан. Шуңа ут күрше Благовар белән Чакмагыш районнары да бу чарадан читтә калмаган. Чакмагыш һәм Благовар хатын-кызлар оешмалары җитәкчеләре Луиза Ишморатова белән Зәйтүнә Шәрәпова, урындагы мәдәният йортлары хезмәткәрләре Флидә Мөхәммәдиева, Мәхмүт Ибраһимов, Рәмилә Сәлимгәрәева, Эдуард Якупов, Роза Сабурова, Илсөяр Шәймөхәммәтова, Рәфис Бакиев һәм Алла Гыйльманова кебек һәвәскәрләр катнашлыгында шигырьләр, халык җырлары һәм дәртле көйләр яңгырады, ә Юмаш мәдәният йорты коллективы чуваш халык биюен башкарды. Һәр халык туган якка, туган төбәгенә булган үзенең сөюен җыр-моң аша җиткерде. Җире-суы бар халык җирен сөйләр, иле-йорты бар илен сөйләр, ди халык. Мондый истәлекле урыннар төбәкне ихтирам итү, горурлану хисләре тәрбияләүдә зур әһәмияткә ия.
Лондонлылар үзенең 0 меридианы, Салехард 66 нчы, ә Ставрополь 45 нче параллельләре белән горурланган кебек, башкортстанлылар да 55 нче ноктаны үзенең бренды итеп бөтен дөньяга күрсәтә ала.
 
Чыганак: http://tatar-inform.tatar

 

Комментарийлар