Логотип «Мәйдан» журналы

Җир йөзендә иң биек кунакханә ишекләрен ачты

Кичә Дубайда безнең планетада иң биек саналучы Gevora Hotel дип аталучы кунакханә үз ишекләрен ачты.75 катлы әлеге бинаның биеклеге 356 метр, ул Дубайның Sheikh Zayed Road үзәк шоссесындагы Халыкара с...

Кичә Дубайда безнең планетада иң биек саналучы Gevora Hotel дип аталучы кунакханә үз ишекләрен ачты.
334715-innerresized600-600-tr11-gevora
75 катлы әлеге бинаның биеклеге 356 метр, ул Дубайның Sheikh Zayed Road үзәк шоссесындагы Халыкара сәүдә үзәге районында урнашкан. Аңа хәтле рекордлы биеклектә булган (355 метрлы 72 катлы ике башнядан тора) JW Marriott Marquis та шушы территориядә.
Ә яңа ачылган Gevora кунакханәсенең 528 бүлмәсе бар. Бинада дүрт ресторан, берничә бассейн, фитнес-клуб һәм спа-комплекс урнашкан.
 
Чыганак: islam-today.ru/

Комментарийлар