Логотип «Мәйдан» журналы

Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан ТАССР халкының сугыш елларындагы тормышы турында китап чыкты

Җиңүнең 75 еллыгы һәм ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан «Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен! 1941-1945 еллар» китабы басылып чыкты. Бу хакта Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәү...



Җиңүнең 75 еллыгы һәм ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан «Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен! 1941-1945 еллар» китабы басылып чыкты. Бу хакта Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.





«Республика тыл төбәге булуга карамастан, безнең күпмилләтле халык Җиңүне якынайту өчен бөтен көчен куйды. Татарстан кешеләре, кыюлык һәм батырлык күрсәтеп, барлык хәлиткеч хәрби операцияләрдә катнашты. Тылда калган хатын-кызлар, картлар һәм балалар фронт заказларын үтәп, көн-төн хезмәт вахтасында торды», — диделәр комитет матбугат хезмәтендә.




Басмада төрле тарихи фактлар, архив документлары һәм фотоматериаллар, шул чорда яшәгән кешеләр сөйләгән истәлекләр китерелгән. «Чыгынакларның күбесе беренче тапкыр фәнни әйләнешкә керә. Алар нигезендә ТАССРның тылда барган тарихи процессларына анализ ясалды», — дип хәбәр итә матбугат хезмәте.




Китап 10 бүлектән тора. Аларда татарстанлыларның әлеге кырыс елларда тылдагы тормышының бар ягы диярлек ачылган. Республикада мобиль хәрби икътисад булдыру үзенчәлекләре, фән һәм мәдәният өлкәсендәге казанышлар каралган, транспорт, энергетика, аграр өлкә торышы һәм башкалар күрсәтелгән.




Китап сугыш ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә һәм киң катлам укучыларга тәкъдим ителә. Әлеге китапны укыган яшь буын Бөек Җиңүнең яу кырларында сугышчыларның тиңдәшсез батырлыгы һәм тыл хезмәтчәннәренең гаҗәеп тырышлыгы, һич нәрсә белән алмаштыра алмаслык югалтулар, ачлык, ә иң мөһиме — кешеләрнең җиңүгә ышанычы икәнлеген аңлый алачак.




Китап Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән нәшер ителгән.


 
Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар