Логотип «Мәйдан» журналы

Җиңүнең 73 еллыгына Әгерҗедә 73 агач утырттылар

Урман утырту көненә әгерҗелеләр дә бик теләп кушылдылар. Ул районда 3-4 майда уза, дип яза "Әгерҗе хәбәрләре" газетасы. Фото: agryz-rt.ru/Быел әлеге чара кысаларында районда 2300 данәдән артык нарат,...

Урман утырту көненә әгерҗелеләр дә бик теләп кушылдылар. Ул районда 3-4 майда уза, дип яза "Әгерҗе хәбәрләре" газетасы.
2698 Фото: agryz-rt.ru/
Быел әлеге чара кысаларында районда 2300 данәдән артык нарат, спирея, миләш, каен үсентеләре утыртыла.
Әгерҗелеләр Бөек Җиңүнең 73 еллыгына агач утырту белән бәйле тагын бер матур акция уздырдылар. Шәһәргә керү юлындагы стела тирәсенә 73 нарат үсентесе утырттылар. Әлеге изге эшне район хакимияте хезмәткәрләре башкарды.
– Бу агачлар матур гына үсеп китәрләр дип өметләнәбез. Алар киләчәк буынга матур истәлек булачак, – диделәр алар.

Комментарийлар