Логотип «Мәйдан» журналы

Җиденче “Әдәби марафон”да катнашучылар саны меңнән артып киткән

Җиденче “Әдәби марафон” бәйгесендә катнашучылар саны меңнән артып киткән. Бу турыда “Татар-информ” хәбәрчесенә “Белем.ру” оешмасы һәм “Татнетны үстерү фонды” җәмгыяте директоры Раил Гатауллин әйтте.“Б...

Җиденче “Әдәби марафон” бәйгесендә катнашучылар саны меңнән артып киткән. Бу турыда “Татар-информ” хәбәрчесенә “Белем.ру” оешмасы һәм “Татнетны үстерү фонды” җәмгыяте директоры Раил Гатауллин әйтте.
“Бу “Әдәби марафон”да без 500 тирәсе кеше катнашыр дип фаразлаган идек, чөнки катнашучылар саны бәйге саен икеләтә арта бара иде. Монысында аларның саны меңнән артып китте, ягъни барлыгы 1164 кеше катнаша. Гомумән, гариза бирүчеләр саны 1265 иде”, - диде Раил Гатауллин.
Алтынчы “Әдәби марафон”да барлыгы 343 кеше катнашкан булган.
Аның сүзләренчә, бу марафонда чит илләрдән катнашучылар саны арткан. Бу бәйгедә Төркия, Латвия, Австралиядән дә катнашалар.

  • “Әдәби марафон” бәйгесе – 2017 елдан башлап Вконтакте социаль челтәрендә даими үткәрелә торган онлайн-проект. Җиденче “Әдәби марафон” 1 апрельдән алып 21 апрельгә кадәр уздырыла. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы апрель ахырында булыр дип планлаштырыла.


https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/12/184389/

Комментарийлар