Логотип «Мәйдан» журналы

Җәйге урманда

Сызылып кына таң ата. Авыл өстен сөттәй куе томан каплаган. Сәер тынлык... Тик игътибар белән тыңласаң, җанлылык барыбер сизелә. Әнә берсеннән – берсе уздырып, яңа көн туганга сөенгәндәй, әтәчләр аваз...

Сызылып кына таң ата. Авыл өстен сөттәй куе томан каплаган. Сәер тынлык...
Тик игътибар белән тыңласаң, җанлылык барыбер сизелә. Әнә берсеннән – берсе уздырып, яңа көн туганга сөенгәндәй, әтәчләр аваз сала. Кемнеңдер ишек алдында: «Мине саварга оныттыгызмыни?!» дигәндәй, сөтлебикәнең аптыраулы-үпкәчел мөгрәгәне ишетелә. Чиләкләргә чыжылдап иртәге сөт ага. Көтү җыеласы урында, кулындагы сәгатенә күз салгалап, әрле-бирле көтүче йөренә. Менә шул халәтендә озатып кала авыл печән чабучыны.
Аркада юл капчыгы, кулда чалгы, күңелдә илаһи матурлык. Турыдан, җәяүле сукмагыннан, печәнлеккә атлыйм. Кемгә ничектер, миңа исә авыл кешесенең иртә торуы ошый. Кояштан алда кузгалу, көндәлек ыгы-зыгы башланганчы эшеңне бетереп кую җанда рәхәтлек хисе тудыра. Тәҗрибәле печән чабучы беркайчан да кояш баш түбәсен кыздырганда эш башламас – иртүк кузгалыр... Кичтән сугылган чалгыңны кайрак белән сызгалап аласың да, учыңа бер төкереп, чалгыны җайлы гына итеп селтәп тә җибәрәсең. Чыклы үлән яхшы киселә, чабылган үлән тигез булып телемнәргә ята. Һәр хәрәкәт саен тәндәге мускуллар эшкә тулырак җиглә башлый, үзеңне көчле, мәңге талмас ир-ат итеп тоясың.
Әй, ул җәйге урманның хозурлыгы, байлыгы, киң күңелле кунакчыллыгы! Янәшәдә, үтә җаваплы хәрби сакка куелгандай, имән-солдатларның чибәрлегенә, сөлектәй буй-сынына сокланган каен кызлары, якын килергә базмыйча, читтәнрәк кенә мәхәббәт тулы карашларын сирпиләр. Кинәт кенә җил исеп куйганда каен кызлары бер-берсенең колагына серле сүзләр пышылдыйлар.
Эчкәрәк күз салсаң, кыңгыраудай кәшәнкәләрдә эре-эре чикләвекләр чайкала. Кура җиләкләре исә: «Тизрәк каба күр, югыйсә өзелеп җиргә төшәбез!» – дигәндәй кулларыңа сарыла. «Мин файдалы, мең сырхвуга дәва, өз мине», - дигәндәй аю камырлары каршыңа чыга. «Ашыгып селтәнеп безне харап итмә, авыз ит!» – дип җир җиләкләре гозерен белдерә, бихисап төрле гөмбәләр: «Басып сыта күрмә, безне җыеп иренмичә тозлап куйсаң алыштыргысыз ризык булырбыз!» – диләр. Җырларда җырланган мәтрүшкәләр дә: «Безне чормада элеп киптерсәң, туганың, якының авырганда шифасы тияр, тансыкта һинд чәеннән дә кадерлерәк икәнлегебезне онытма!» – дип хуш исләрен бөркиләр.
Ә ул җәйге урман аланлыкларының ягымлы сөйкемлелеге дисеңме! Шәһәрдә парк, аллеяларда үстерелгән гөлләргә карап сокланганым бар. Әмма алар табигать куенында, иректә үскән чәчәкләргә тиңләшә алмый. Урмандагы чәчәкләргә карыйсың да төсләрнең санаулы  икәнлегенә ышанмый башлыйсың. Иелеп иснәгән саен күңелең сафлана, гомерең арта төсле.
 
Көн үзәге. Чабылган теземнәргә соклана-соклана чалгыны җилкәгә салып авыл ягына юл алам. Бераз киткәч, җан дустым белән саубуллашкандай, урман ягына борылып кулымны болгыйм. Җәйге урман исә: «Озак торма, көтәбез!» – дигәндәй салмак кына чайкалып куя...
 

Таһир ШӘМСУАРОВ


Фото: https://ru.freepik.com/


 

Комментарийлар