Логотип «Мәйдан» журналы

Җавапсыз сораулар...

Супермаркетта йөрим. Ирек­сездән кешеләрне күзәтергә туры килә. Озак уйлап тормыйча, кәр­зиненә кирәкле азык-төлекне, тәм-томнарны тутыручылар сирәк... Күпчелек, бик озак сайланып, хакларны тикшереп,...

Супермаркетта йөрим. Ирек­сездән кешеләрне күзәтергә туры килә. Озак уйлап тормыйча, кәр­зиненә кирәкле азык-төлекне, тәм-томнарны тутыручылар сирәк...
Күпчелек, бик озак сайланып, хакларны тикшереп, арзан­рак әйбер­ләр ала. Аеруча бер ир белән хатын игътибарны җәлеп итте. Хезмәт яшендәләр, эчкече түгеллекләре күренеп тора. Алар, бик озак сайлангач, иң арзанлы ярма белән ике маргарин алып, кассага юнәлде. Шунда хатын, ирне туктатып, ниндидер башка нәрсәгә акчалары җитмәячәген әйтеп, маргаринның берсен кире куйдырды...
Кассада чиратта торам. Алдымдагы әбекәй бер генә әйбер тоткан – 250 граммлы каймак. Менә әби акчасын сатучыга сузды да китәргә җыенды. Шунда сатучы кыз, әбинең акчасы җитмәвен әйтеп, аны туктатты. Әбекәй каймакны кыенсынып кына кире сузды. Сатучы товарны касса аша үткәреп өлгергән иде, шуңа администраторны чакыра башлады. Әллә ничек, йөрәгем өзелеп төшәрдәй булып сулкылдап куйды. “Туктагыз, – мин әйтәм, – чакырмагыз беркемне дә! Җитмәгәнен үзем түлим, бирегез әбигә каймакны...” Ун сумнан артыграк акча өчен шул әбинең миңа күпме рәхмәт укыганын күрсәгез! Кайвакыт зур тырышлык салып, ниндидер яхшылык кылсаң да, бу кадәр җылы теләкләр ишетмәссең! Хәтта кыенсынып куйдым, “Ярар инде, әби, җитәр, рәхмәт, барыгыз...” диюемне сизми калдым. Артымда бер татар апасы торган икән, ул да бу хәлгә комментарий бирми кала алмады: “Менә, ичмасам, хәернең дөресе! Аны шундый мохтаҗларга бирергә кирәк, алар ихлас теләк тели!”
Бу хәлләр минем күңелдән озак чыкмады. Эш бит теләктә дә, хәердә түгел, эш безнең халыкның мохтаҗлыгында. Мин үзем дә хакларга карап тормыйча, кәрзингә нәрсә телим, шуны тутыра алучы, рәхәтләнеп хәерләр тарата алучы түгелмен. Бу әби дә яшьлеген эшсез үткәрмәгәндер, теге ир белән хатын да кайдадыр хезмәт түгәдер, ләкин нигә алар көннәрен соңгы тиеннәренә сыйфатсыз ризык алып, бер тапкыр каймак та алып ашый алмыйча үткәрә?.. Сорауларны кемгә бирергә, җавапларны кемнән алырга?..
“Грипп” дияргә ярамый...
Чирләштек әле быел. Башта өлкән кызым каты авырды. Аны өйдә дәвалап-дәвалап та савыктыра алмагач, дәваханәгә юлландык. Кышын грипп, ОРВИ кебек чирләр котырынган чорда дәваханә юлларын таптаучылар гына андагы мәхшәрнең ниндилеген беләдер. Чират. Һәркем кызганыч. Һәркемдә югары температура, хәлсезлек, ютәл, газаплар... Тормышның язылмаган законы бар: я сине таптап китәләр, я үзеңә таптарга туры килә. Тапталасы да, таптыйсы да килми. Ләкин чиратта бераз утыргач, баламны кызгану хисе җиңде, “Безне дә бит ашыгыч ярдәм китерде!” дип, теләмәсәм дә, әрсезләнеп керергә туры килде табиб янына.
Табибны да кызганмас җиреңнән кызганырсың. Төрле яктан өзгәлиләр аны. Ул безне караган арада, күкрәк баласын тизрәк карауны таләп итеп, бер ир кереп чыкты, соңыннан оныгын күтәргән әбекәй елый-елый тизрәк дәваханәгә салуларын үтенде. Шулай да табиб буылып ютәлләүче, тыны җитмәүче малайны кабул итәргә булды, ә безне флюорография үтәргә җибәрде.
Югары температуралы баламны җитәкләп, икенче корпуска чак барып, кирәкле кабинетны таптык. Ишекләре шар ачык. Ике табиб хатын, көлешә-көлешә, кайтырга чыгып бара. Кабул итмәделәр. Эш сәгатьләре беткән икән... Кабул итү бүлегенә янә килдек. Ләкин табибның төгәл диагноз куясы килү теләге бик көчле иде, ул янә икенче бер корпуска җибәрде. Температурасы кырыкка якынлашучы балам белән инде ул корпусны эзләп киттек. Беренче каттан безне өченче катка мендереп җибәрделәр, анда икенчегә төшәргә куштылар, соңыннан бу бинага бөтенләй дөрес кермәвебез ачыкланды. Кирәкле кабинет табылгач, аларның да эш сәгате беткәнлеге ачыкланды, безгә бәхетне сынап карарга башка корпуска барырга киңәш иттеләр...
Минем дә сабырлык шартлап сынды. Башкача беркая да бармыйча, авыру баламны көч-хәл белән кабул итү бүлегенә алып килеп, тагын тавышланырга туры килде. Табиб, хәлебезне аңлап, гафу үтенде, шунда ук документларыбызны тоттырып, ята торган бүлеккә җибәрде. Урыннар юк. Балама коридорда урын әзерләделәр. Тукымалары кубып төшкән диванга охшаган нәрсәгә агач эскәмия терәгәннәр һәм матрас җәйгәннәр. Түзә алмадым, агып төшкән күз яшьләремне сөрттем дә бу хәлне фотога төшерә башладым. Гәзиттә эшләвем искә төште.
Кайтып җитүемә үк балам дәваханәдән шалтырата: “Әни, берүк бу дәваханә хакында язма инде, мине палатага күчерделәр, барысы да әйбәт...” Ләкин миндә бу вакытта язу кайгысы калмаган иде инде, кайтуыма... бәләкәй улымның температурасы күтәрелгән. Бу җомга көннең киче иде. Ялларны көчкә үткәреп, дүшәмбе инде улым белән поликлиникада чиратта утырабыз. Халыкның ни хакында әңгәмәләшүен сезгә дә җиткерәсе килә:
– Гаиләбез белән авырыйбыз. Мәктәпләрдә балаларның яртысы юк...
– Безнең балалар бакчасында төркемнәрне берләштерделәр, һәр төркемнән ике-өч бала калган, авырыйлар...
– Нигә балалар учреждениеләрен булса да карантинга ябып тормыйлар икән бераз? Эпидемия бит, күренеп тора...
– Япсалар, азрак кеше авырырга мөмкин бит, дарулар азрак сатылып, фармацевтларга акча азрак керәчәк... Күпме даруханә, күпме дару, аларны сатып бетерергә кирәк бит! Кемдер акча эшли, аңламыйсыз...
– Бер-ике үлем очрагы булса, ябарлар әле. Чөнки гомер озынлыгын арттыру, үлем очракларын киметү бурычы куелган бит...
Улыма “ОРВИ” диагнозы куелып, өйдә дәваланырга кайтып киттек. Икенче көнне чир үземне дә аяктан екты. Чын мәгънәсендә. Балаларны карар, дәвалар өчен тизрәк савыгырга кирәклеген аңлыйм, ләкин поликлиникага барырлык рәт юк. Табиб чакырттым. Яшь кенә фельдшер егет килде. Минем участок терапевтының өлкән яшьтәге тәҗрибәле апа булуын исемә төшердем. “Сез нәрсә?! – дип аңлатты табиб егетем. – Ул өзелә алмый бит, хәле бөтенләй мөшкелләр янына гына бара ул! Белсәгез икән чакыруларның күплеген!..”
Яшь булса да, ак халатлы егет белемле булып чыкты. Оста сөйләште, карады, тыңлады, дарулар язды, киңәшләр бирде. Ул чыгып киткәндә: “Нигә “ОРВИ” дип язасыз? Грипп икәнлеге барлык симптомнардан күренеп тора бит!” – дими булдыра алмадым. “Сез нәрсә?! – ди егетем янә. – Безне бит үтерәләр! Язып караган булды инде... Менә рәсми рөхсәт булса, “грипп” дип яза башлаячакбыз... Грипп икәнлеген махсус лабораториядә генә исбат итеп булуын да онытмагыз...”
Менә шундый хәлләр. Авыручы кешеләр дә кызганыч, табиблар да... Янә җавапсыз сораулар җыела күңелдә...
 

Ләйсән ЯКУПОВА.


http://kiziltan.ru

Комментарийлар