Логотип «Мәйдан» журналы

Изгелек җирдә ятмый

Без сыйныфта дүрт малай, өч кыз идек.

Иске Задурда җиденче сыйныфны тәмамлап, укуыбызны дәвам итәргә район үзәгенә – Яңа Чүпрәлегә укырга йөри башладык. Ара ерак булуга карамастан, унике чакрымны кар төшеп суыклар башланганчы, язын җирләр кипкәч һәр көн җәяү йөреп укыдык. Кышын зур алтмыш койка урнаштырылган интернатта яшәдек. Интернатның нәкъ уртасында бердәнбер тимер мич. Аны иртән, кич торф белән ягалар. Дымлы торф көннәр буе пыскып тора. Күпме яксалар да, мич кызмый, интернат җылынмый иде. Утырып дәресләр әзерләгәндә салкын булганлыктан, кулларыбызны тын сулышы белән җылыта торган идек.
Сигезенче сыйныфта укып йөрибез, март ае башланды. Торагыбызга кояш нурлары төшә, көннәр җылы, юлларда кар эри. Мәктәптән чыгып интернатка йөгереп кергәнче аяклар чылана; аякларда чабата, өстебездә мең ямаулы ыштан, фуфайка. Оекларыбызны чиратлашып киптерәбез, мичнең әйләнәсенә кайчакларда унар йон оек элә торган идек. Безнең арабызда яхшы киенгән балалар да бар. Атнага җитәрлек ипи, май, ит, чәй алып киләләр. Чокалы, Каракитә кебек ерак авыллардан укучыларны әтиләре атларда китерәләр. Аларның аяклары да чыланмый, оек киптерәселәре дә юк. Ни генә булмасын, аякларында итек йә ботинка. Күпчелеге минем кебекләр, әлбәттә.
Тирә-як авыл балалары, мартның ахырында башланган язгы каникулны түземсезлек белән көтеп алып, өйләренә таралыштылар. Без дә шатланышып өйдә пешкән бәрәңгегә сусап, кар суларын ерып, Иске Задурның өч зур текә ярлы ерынтыларын кичеп, язгы җылы кояш нурларында иркәләнеп, аяклардагы чабаталардан атлаган саен кар суларының сыгылып чыгуына игътибар итмичә, күтәренке күңелләр белән кайтабыз. Беребезнең дә чиреккә өчле тамгасы чыкмаган. Укуыбыз өчен, иң мөһиме, әниләребез алдында оят түгел. Юкка гына атнасына ярты бәрәңгедән, яртысы арыш оныннан пешерелгән зур бер түгәрәк ипине ашамаганбыз.
Мин кайтканның өченче көнендә Сәлимә апа иптәш кызлары белән өй юдылар. Кызлар җырлый-җырлый түшәм кырдылар. Көн җылы. Кояш нурлары өйнең һәр почмагына төшә. Өйдә шундый күңелле, ләкин биш көннән тагын китәсе. Китми булмый, укырга кирәк, әниемнең теләген тормышка ашырырга. Бишебезнең берсе булса да, белем алсын дип, мине көтү көтәргә дә, колхозның юк-бар эшенә дә җибәрмәде. Балам укысын, диде.
Яз. Бар тереклек йокысыннан уяна. Сәлимә апа өргәдән чыгарып юылган тәрәз төпләренә гөлләрен утыртты. Чишмәләрдә су кузгалмаган әле. Менә-менә кырлардан шаулап гөрләвекләр төшәр. Ерынтылар зәңгәрләнеп кар сулары белән тулган. Табигатьнең тылсымлы бер көче генә киртә булып тора. Югыйсә, күз ачып йомганчы киртәне ерып, кар сулары юл салып чишмәләргә ыргыр кебек. Минуты, сәгате генә җитми. Каникулның бишенче көнендә кинәт кенә суыклар башланды. Аяк асты бозланып катты. Көн-төн ярмалы кар ява. Суыклар башлана, көзен дә салкыннар алдыннан шундый кар ява, – диде Абдулкадир бабай.
Калган көннәрне кояш та җылысы белән алыштыра алмады. Ә безгә Чүпрәлегә китәсе. Әнинең зур түгәрәк икмәге дә әзер инде. Бар кайгы – аякларга кияргә аяк киеме юк. Чабатада барып булмый, боз юкә каерысын бик тиз кимереп туздырачак. Бу кайгы миндә генә булмаган икән. Әтиемнең сеңлесе Әминә апа кемнәндер эшче ботинкасы алып кайткан. Аллага шөкер, юлга әзер. Имеш, иртән колхоздан Урман асты Шатршанына чаналы трактор да бара, шуңа утырып барырсыз, – диде Әминә апа.
Иртән җидебез дә колхоз йортына җыелыштык. Трактор безне генә көткән. Зур чанага алтын төстәге арыш саламы салганнар. Таңнан төнге караңгыга кадәр ат абзарында, фермада эшләгән мал табибы хезмәтен үтәгән Айнук бабайның мәрхәмәтле эше булгандыр. Бүтәннәр безнең өчен кайгырмаслар, һәркем үз эше белән мәшгуль. Җайланып чанага утыруыбыз булды, ДТ-54 тракторы төтенли-төтенли чаптыра башлады.
Трактор Иске Задурны әйләнеп Чүпрәле юлына кергәндә дә кар ява иде. Яңадан кыш булды. Ак юрганга ябынмаган җир калмады.
Менә Имән ерынтысына җитәбез. Телефон баганаларын артта калдырып, трактор барган тизлеге белән ерынтыга кереп чумды. Аның торбасы гына, калкавык кебек, карлы-бозлы су өстендә калды. Ничек кергән булса, шул тизлек белән ерынтыны иңләп тә чыкты. Без җидебез дә чанада су астында калдык, ә тагын биш чакрым юл барасы. Тәннәребезгә су үтмәгән урын калмады.
Чанадагы саламны ташлап калдырдык. Чүпрәлегә ничек барып җиткәнебезне бер Ходай гына белә. Мәктәп каршында тракторыбыз туктагач, көч-хәл белән урыннарыбыздан кузгалып, чанадан төшәргә җәфаланабыз. Ләкин аяклар атламый, әйтерсең тимер богаулар салганнар.
Үзебезнең сыйныфка кергәндә дәрес башланган иде. Сыйныф җитәкчебез Галия апа татар әдәбиятыннан дәрес алып бара. Без өчебез (калганнарыбыз башка сыйныфларда укый иделәр) ишек ачып керү белән, Галия апа безгә гаҗәпләнеп карап торгач, безнең киемнәрдән су акканны күреп:
– И, балалар, нигә килдегез инде? Хәзер үк интернатка керегез, чишенегез, кайнар чәй эчегез. Киемнәрегезне кибәргә элегез, – диде, үзенең күзләреннән яшьләр тәгәрәде.
Мич ягучы Надирә апа мич авызына чәйнеген утыртты. Киемнәребезне элеп, кайнар чәй эчеп, урыннарыбызга яттык. Одеял гына туңган тәнне җылыта алмады. Шулай газапланып ике-өч сәгать ятып торгач, ике чакрым ераклыктагы авылда яшәүче әниемнең энесе Сирач абыйга барырга юлга чыктым. Кояш тәүлектән авышкан иде. Көндезге кебек салкын булмаса да, сулы иске-поскы киемнәр туңдыра. Йөгереп барганмын инде, анысын хәтерләмим.
Мин абыйга килеп кергәндә, хатыны Сәйри апа мич авызы каршында кисәү белән мундирда пешәчәк бәрәңге тәгәрәтә.
– Ришат, син килдеңме, әйдә чишен, хәзер бәрәңге пешә. Бүген баз ачкан идек, бәрәңге яхшы сакланган. Абыең бәрәңге тәгәрәтергә кушты, – дип сөйләнә-сөйләнә, минем каршыма килеп басты. Миңа карап торды да, ай Аллам, әллә баттыңмы, кайда бу кадәр чыландың, – диде.
Юлдагы хәлләрне сөйләп, мәктәпкә дә кергәнемне әйткәч:
– Хәзер үк мич башына менеп ят. Абыеңның тунын астыңа җәям. Самавырым кайнап утыра. Әйдә, мен, чәй китерәм үзеңә. Бәрәңге пешкәч уятырмын, – дип, миңа хуш исле кайнар чәй бирде.
Чәй эчеп йоклап та киткәнмен. Сәйри апа берничә мәртәбә уятырга тырышкан.
Икенче көнне сәгать тугызларда күземне ачам. Кайда икәнлегемне белмим. Мич җылысына рәхәтләнеп ятып торам. Күз алдымда трактор, иптәш малайлар Назыйх, Вазыйх, кызлар Гөлнур, Гөлнара... чаналы трактор. Ниһаять, без сыйныфта, Галия апаның безне кызганып күзләреннән тәгәрәгән күз яшьләре.
Мич башыннан төшүем булды, Сәйри апа җитәкләп өстәл артына утыртты. Сирач абый да иртәнге ашка кайткан. Өстәлдә гөжләп самавыр утыра. Өйне аңкытып чәй исе таралган. Өстәл уртасында мундирлы бәрәңге. Һәрберебезгә яртышар телем ипи. Аны иртәнге сәгать биштә уянып, район үзәге Яңа Чүпрәледән чиратта ике сәгать торып Сәйри апа алып кайткан.
Иртәнге аштан соң, үткән көн баштан узганнарны Сәйри апа тагын сөйләтте. Әниемнең әнисе Хәят әби берни дә булмагандай дәшми утырды.
Соңыннан гына:
– Карлы-бозлы суга чума-чума нужа күреп укып йөргәнче, көтү көтәр идең, анаң ипиле булыр иде, – диде әбием.
Миңа әби сүзләре нык тәэсир итте. Өстәл артыннан торып киенә башладым. Күзләремнән тәгәрәп яшь ага. Сәйри апа бар киемемне киптергән, олы мичне ягулары минем өчен булган, диярсең.
– Китмисең, бүген дә кунасың, киемнәрең дә кипмәгәннәр әле, тагын мич башына ятасың, Алла сакласын, авырып китүең бар, – диде.
Мин тагын укырга бара алмадым. Икенче көн иртән йөткерә башладым. Сәйри апа сөткә туңган сарык мае, бал салып кайнатып эчерде.
– Ришат, бездә торып укы, абыең ат абзарында көн-төн эштә. Булдыралган кадәр малларны караштыргаларсың, – диде. Маллардан ике сарыклары, бер тапкыр бозаулаган сыерлары бар. Мин, шатлыгымны тыштан сиздермәскә тырышып, бер сүз әйтми чишенә башладым.
Абыйлар көнгә өч мәртәбә ашыйлар, иртә-кич бәрәңге, көндезен һәр көн токмачлы аш пешерәләр. Йокларга бабай белән идәнгә ятабыз. Ул сызгырып-сызгырып йоклый, төнгә бер-ике мәртәбә бастырыла торган иде. Ыңгыраша, кычкыра йокысыннан уяна алмый газаплана. Уянгач, «Тфү, мәгълун», – дип, икенче якка әйләнеп ята. Ул бастырылганда, мин курка торган идем.
Сигездән алып унынчы сыйныфны тәмамлаганчы икенче сменада укыдык. Иртән торып маллар янына чыгам. Абзарны чистартып печән салгач, мичкә ягарга әзерлим. Ашагач-эчкәч, дәресләр әзерләү, көндезен токмачлы аш ашап, Яңа Чүпрәлегә китәм. Кичен сигездә генә укудан кайтам. Мин үземне җәннәттә кебек хис итәм.
Әби-бабай эшли алмыйлар. Сәйри апаның өч баласы, аның эше өйдә: аш-су әзерләү, балаларны карау һ.б. Өстәвенә колхоз эшенә дә йөри. Бала чактан калган истәлекләр, илледән артык еллар үтсә дә, күз алдыннан китмиләр, төшкә керәләр.
Сәйри апа дүрт бала тәрбияләп үстерде. Балалары югары белем алдылар, район үзәгендә эшлиләр, көн саен килеп хәлен сораштырып торалар, ярдәм итәләр. Үзе, Аллага шөкер, аякта йөреп тора.
Кайтканда Сәйри апа янына бармый калганым юк. Аның изгелеге, мине авырудан саклап калуы, ихтирамы, үз баласы кебек якын күрүе өчен, гомерем ахырына кадәр онытасым юк.
Күрешкәндә озаклап чәйләп утырабыз, үткәннәрне искә алабыз. Бүген ул балаларына, оныкларына шатланып туя алмый. «Изгелек җирдә ятмый», – дип картлар юкка әйтмәгәннәр. Быел аңа сиксән биш яшь тула. Ходай Тәгалә үзенә озын-озын гомер бирсен.
 

Ришат САДЫЙКОВ

Чиләбе

 

Фото: https://pixabay.com

 

Комментарийлар