Логотип «Мәйдан» журналы

Изге көнләрдә*

Җәй...Көнләр эссе!

Кояш чыдамсызлык иттереп кыздыра. Ичмасам, аз гына булса да җил дә юк. Җил булса сулыш алырга җиңелерәк булыр иде. Бу гына булса, әле бер хәл иде. Шуның өстенә – менә, кызу эш вакыты җитте. Бер яктан печәннәр чабасы, аны җыеп аласы, ындырга кертәсе бар; икенчедән – сука вакыты, ул гына да җитмәсә – ашлык да өлгереп җитте! Авыл халкы кайный. Эшләрлек көче булган һәрбер кеше, маңгайдан тирен агызып эшли.
Менә, шул көнләрдә, яхшы гына тормышлы, җирле-сулы булып гомерен үткәргән Хәдичә абыстай да – кулын сызганып эш башлады. Дөрес, ул болынга да, кырга да чыкмый, ләкин өйдә -  бөтен өй эшләрен диярлек үзе башкара!
Аның ике углы бар; алар икесе дә әллә кайчан өйләнгәннәр; алар һәммәсе – хатыннары һәм балалары белән кыр эшенә чумганнар. Берсе дә өйдә юк. Хәдичә абыстай да угылларына, киленнәренә карап:
— Әй, балалар. Шул шәриф ае, рамазан, кергәнче кыр эшләрегездән котыла алсагыз яхшы булыр иде! – диеп әйтә иде.
Ләкин булмады: эшнең нәкъ кызу чагында гына изге көннәр килеп җиттеләр.
Шул изге көннәрдә, карыннары ач, тамаклары кипкән килеш, кыр эшендә арып кайткан балаларын, Хәдичә абыстай көлеп каршы ала иде. Аның самавары да, ашлары да әзер булгач, кояш иңәргә якынлашкач, ул икендесен укый иде дә, кыр юлына карап тора торган тәрәзәдән күзләрен алмыйча, балаларының кайтуларын көтеп кала иде.
Әнә, юл буенда ике ат җигелгән бер арбага утырышкан бер төркем кешеләр күренә. Хәдичә абыстай тәрәзәне ачып текәлеп кенә карый да:
— Ә, Аллага шөкер, безнекеләр кайталар бугай! – диеп, тиз генә чәйнеккә чәен сала, комганнарга сулар тутыра, ләгән янындагы кадакка ару гына сөлгесен чыгарып тага да, үзе балаларын каршы алыр өчен йортка чыга.
— Кайттыгыз балалар! Аллага шөкер. Бик арыгансыз да, ашыйсыгыз-эчәсегез дә килә торгандыр. Барыгыз, балалар, өйгә керегез. Өйдә һәммәсе хәзер. Әле кояш иңәргә унбиш минутлап вакыт бар. Тәһарәтләрегезгә сулар да хәзерләдем; әнә, шунда, сөлге дә таккан; барыгыз, әле иркенләп икенделәрегезне укырга өлгерерсез. Ә мин монда атларны тугарып, әнә теге баганага бәйләп куярмын. Ахшамнан соң яхшылап кына ашап эчкәч, үзегез чыгып рәтләрсез, - диеп Хәдичә абыстай алар янында мыштырлана башлады.
Балалары да аңа каршы килмичә, эчләрендә булган әллә нинди шатлык белән ашыгышып өйгә кереп киттеләр. Юындылар, әрченделәр һәм икенделәрен дә укыдылар. Ахшам да җитте. Ифтардан соң, өй эшләренә киленләре ябышты, ә йорттагы атларны да рәтләр өчен угыллары йортка чыктылар.
Шул арада Хәдичә абыстай бераз гына, ярты гына сәгать йоклап алды. Ястүгә азан әйткәндә ул инде, сәхәргә аш өчен токмач кисә иде.
Тәрәвихтән чыккач, Хәдичә абыстайның балалары барсы да яттылар, чөнки алар кырдан бик арып кайтканнар, шуңар курә аларга хәзер тынарга кирәк иде...
Хәдичә абыстай да, балалары яткач, сәхәр өчен кирәкле булган барлык нәрсәләрен рәтләп бетерде дә, тәһарәтләнеп ястүен укыды; соң үзенең караватына утырып, рузаның беренче көненнән үк башланган Коръәнен укырга кереште.
Төн... Күк ачык, йолдызлар нурланып кырыйсыз киң күкне бизиләр. Изге төнне әллә ниниди бер яшрен изге моңлык чолгап алган!.. Бер җирдә бер тавыш юк. Әйтерсең, бөтен дөнья зекер, тәсбихтә!
Хәдичә абыстайның Коръән укып утыруы, изге төннең моңын тагын арттыра иде. Ул Коръән укый. Күкрәге шатлык белән тулган! Күңеле нечкәргән, күзләреннән энҗе бөртекле яшьләре тама. Ләкин Хәдичә абыстай яшьләренең тамганын сизми! – ул онытылган; бөтенләй онытылган! Күңленең әллә кай җире белән генә ул: “Ярабби! Шундый изге көнләрне күрергә тагын насыйп итсәң иде!” – диеп Аллага инәлә; шәриф айның изге көннәрен, изге төннәрен ул шулай үткәрә иде. Ул укый да, эшли; эшли дә укый, укый, укый иде!
 
*әсәр исемендә иске имля стиле сакланды.

Иске имлядан
Илгиз Идиятуллин күчерде.

 

Фото: Дагния Гайнетдинова эше. «Басу буйлап». Киндер, м.буяу

 

Комментарийлар