Логотип «Мәйдан» журналы

Июльдә өстәмә ял көне булачак

Быел Корбан бәйрәме 20 июльгә, сишәмбе көнгә туры килә. Мондый очракта бу көн рәсми рәвештә ял көне дип игълан ителә. Бәйрәм алды көнендә, 19 июльдә, эш көне бер сәгатькә кыскартылачак. Шулай булгач,...

Быел Корбан бәйрәме 20 июльгә, сишәмбе көнгә туры килә. Мондый очракта бу көн рәсми рәвештә ял көне дип игълан ителә. Бәйрәм алды көнендә, 19 июльдә, эш көне бер сәгатькә кыскартылачак. Шулай булгач, июльдә дә өстәмә ял көне була әле.il
Бәйрәм көннәрендә күп кенә бәйрәм чаралары үткәрелә, аларда мөселманнар гаиләләре белән катнаша. Корбан итеннән традицион бәйрәм ризыклары әзерлиләр. Әлбәттә, бу көнне республикада яшәүче мөселман халкының да бәйрәмнәрдә актив катнашуы көтелә. Шулай да, хәвефсезлек кагыйдәләрен онытмыйк. Коронавирус инфекциясе таралуын дәвам итә. Якыннарыбызны һәм үзебезне саклыйк.



Автор: Гөлия Мөгаллимова



Фото: vk.com


Чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/Iyuld--st-m-yal-k-ne-bulachak-831288/

Комментарийлар