Логотип «Мәйдан» журналы

IV Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең җиңүчеләре бүләкләнде

Бүген «Чулпан» мәдәният үзәгендә IV Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләделәр.Бәйге Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасының Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыкл...

Бүген «Чулпан» мәдәният үзәгендә IV Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләделәр.
Бәйге Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасының Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары ярдәмендә оештырыла.
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров «Җәлил укулары» бәйгесенең уңышлы проект булуын ассызыклады. Аның сүзләренчә, быел бәйгедә Россиянең 38 төбәгеннән, җиде чит илдән кырык ике меңнән артык эш катнашкан. Болгария, Литва, Казахстан, Кыргызстан, Белоруссия, Үзбәкстан, Әзербайҗаннан эшләр килгән. Барысы 135 җиңүче бүләкләнде.
«Катнашучыларның саны ел саен арта бара, географиясе киңәя. Без ел саен бәйгенең нигезләмәсен камилләштерәбез. Быел Муса Җәлилнең әсәрләрен тәрҗемә итүчеләр, шигырьләрен башка телләрдә сөйләүчеләр һәм музей экспозициясенә багышланган номинацияләр кертелде», — диде ул.
Башкарма комитеты җитәкчесе Муса Җәлилнең исемен мәңгеләштерү, мирасын яшь буынга җиткерү максатыннан даими рәвештә эшләр башкарылуын да ассызыклады. Быел май аенда Свердловск өлкәсенең Серов шәһәрендә Муса Җәлилгә бюст куелачагын әйтте.
Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова киләсе елда тагын бер номинация кертергә тәкъдим итте — бәйгедә катнашкан иң зур гаилә.
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/society/17-02-2022/iv-halykara-lil-ukulary-d-bi-b-ygesene-i-chel-re-b-l-kl-nde-5849639

Комментарийлар