Логотип «Мәйдан» журналы

Ислам тарихын өйрәнгән өчен Петербург галиме академик итеп сайланды

Эрмитаж директоры Михаил Пиотровский ислам тарихын өйрәнүгә өлеш керткән өчен Россия Фәннәр академиясе академигы итеп сайланган. Бу хакта “ТАСС” яза. Санкт-Петербург дәүләт университеты профессоры, Ка...

Эрмитаж директоры Михаил Пиотровский ислам тарихын өйрәнүгә өлеш керткән өчен Россия Фәннәр академиясе академигы итеп сайланган. Бу хакта “ТАСС” яза.
g16
Санкт-Петербург дәүләт университеты профессоры, Казан федераль университеты мактаулы докторы булган Михаил Пиотровский көньяк гарәп эпик риваятьләрен, исламның гарәп тамырларын, Мөхәммәтнең сәяси хакимият формалаштыру процессын өйрәнгән.
Галим 250дән артык фәнни хезмәт авторы, алар арасында гарәп кулъязмалары каталогы, урта гасыр һәйкәлләре һәм борынгы язмалар, исламның рухи һәм сәяси тарихы, гарәп мәдәнияте турында хезмәтләр бар. Моңа кадәр Михаил Пиотровский академиянең әгъза-мохбире булган.
 
 
Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар