Логотип «Мәйдан» журналы

Иске Яңа елда чаллылыларны нинди бәйрәм чаралары көтә?

 13 гыйнварда Чаллының Азатлык мәйданында "Саумы, Иске Яңа ел!" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе узачак, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.Чара 16.00 сәгатьтә башланып, 19.00 сәгатьтә тәмамлана...

 
13 гыйнварда Чаллының Азатлык мәйданында "Саумы, Иске Яңа ел!" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе узачак, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.
4cbe6da0d295caed02655017ab5a1567
Чара 16.00 сәгатьтә башланып, 19.00 сәгатьтә тәмамлана. Дед Мороз, Снегурочка, Кыш Бабай һәм Кар Кызы чаллыларны кунакка көтеп кала. Шәһәрдәшләр өчен төрле бәйгеләр, уеннар, "Әкият" балалар мәйданчыгы оештырыла, аниматорлар, "Ут тылсымы" исемле утлы шоу, "Мамык" перфоманс–театры, "Синең формат" концерт мәйданчыгы, әдәби сквер, "Әкият юлда" остаханәсе һәм дог-шоу кебек тамашаларны күзәтеп булачак.  "Старые песни о главном" ретро-программасы кысаларында шәһәрнең һәм Казаннан килгән артистлар тарафыннан халык яраткан җырлар яңгыраячак.
 

Комментарийлар